Accessibility links

Истанбул үзәгендә шартлауда кимендә 38 кеше һәлак булган


Шартлау урыны
Шартлау урыны

Шимбә кич Истанбулның Бешикташ районында бер-бер артлы ике шартлауда кимендә 38 кеше һәлак булган, 155 кеше яраланган.

Истанбулда террор гамәле вакытында һәлак булучылар 38 кешегә җиткән, алдан корбаннар арасында 27се полиция хезмәткәре дип белдерелгән иде. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

Яраланган 13 кешенең авыр хәлдә булуын да белдерелә. 166 кеше зыян күргән. Әлеге террор гамәлендә катнашуда шикләнелгән 13 кеше тоткарланган. 11 декабрь Төркиядә матәм көне итеп игълан ителде.

Ак Йортның иминлек шурасы вәкиле Нед Прайс Кушма Штатларның Истанбулдагы һөҗүмне гаепләвен һәм Төркиянең террорга каршы эшчәнлеген хуплавын белдерде.

"АКШ бүген Истанбулда дистәләрчә кешене корбан иткән һәм яралаган террор һөҗүмен кискен гаепли. Мөгаен, әлеге һөҗүм полиция хезмәткәрләренә юнәлгән булган. Без корбаннарга догада, аларның гаиләләренә, якыннарына һәм бөтен Төркия халкына иминлек телибез", диде Прайс. Төркиянең НАТО беректәше икәнен искә алып, "Төркиягә, Кушма Штатларга һәм дөньядагы тотрыклылыкка" куркыныч янаучыларга, террорчыларга каршы көрәштә АКШның ярдәмгә әзер булуын да белдерде.

Алдан 15 кешенең һәлак булуы, 69 кешенең яралануы белдерелде. "Бишекташ" һәм "Бурсаспор" такымнары уйнаган Vodafone Arena стадионы янында шартлау була.

Төркия вице-премьеры Нуман Куртулмуш башта бомба куелган машина шартлатылган, ә 45 секундтан соң интихарчы үзен шартлаткан дип белдерә. Шартлауның икенчесе стадионнан ерак түгел Долмабакча паркы янында булган.

Әлегә террор гамәлләрен бер оешма да үз өстенә алмады.

Шәһәр үзәгенә якын районда яшәүче бер милләттәшәбез Азатлыкка хәбәр итүенчә, шартлау тавышы яхшы ишетелгән. Ул шулай ук көндез Русия илчелегенең полиция тарафыннан махсус саклау астына алынганын да хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG