Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 07:05

Сишәмбе иртән Татфондбанк "Ак барс"ка кушылырга мөмкин дигән хәбәр таралган иде. "Ак Барс" андый кушылу мөмкинлеген кире каккан.

"Ак барс" банкының матбугат хезмәте Татфондбанкны "Ак барс"ка кушу турындагы хәбәрне кире кага, дип яза "Татар-информ".

Сишәмбе иртән "Ведомости" Татарстан хөкүмәте Татфондбанкны "Ак барс"ка кушуны алга сөрә, әлеге чараны кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы да хуплый дип язган иде.

Басма үз чыганагының исемен атамый. Әлеге чыганак белдерүенчә, "Ак барс" белән кушылу мантыйкка нигезләнә, чөнки Татарстанга үз мәнфәгатьләрен хезмәтләндерү өчен ике банк кирәкми. Бер банк капиталы белән идарә итү уңайлырак, бу федераль банклар белән көндәшлекне җиңеләйтер иде, ди басма әңгәмәдәше.

Матбугат чараларында Татфондбанкка ярдәм кирәк дигән сүзләр һәм социаль челтәрләрдә шаукым таралгач, халык банкта саклаган акчаларын күпләп ала башлады. Моңа җавап итеп банк чикләүләр кертте.

"Банкоматлардан тәүлегенә 15 мең сумнан артык акча алып булмаячак. Кертемнәрне вакытыннан алда алырга теләгән кешеләр беренче мөрәҗәгать иткәндә 50 мең сумын ала алалар. Әлеге суммадан артыгын алдан гариза язып кына алырга мөмкин: 150 мең сумга кадәр – бер көн алдан, 300 мең сумга кадәр – ике көн алдан, 1 млн сумга кадәр – биш көн алдан, 1 млн сумнан артык биш көннән күбрәк алдан язарга кирәк", диелә Татфондбанк матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шул ук хәл банкның читтәге бүлекләрендә дә күзәтелә. Татфондбанкның Башкортстандагы 9 бүлеге дә шул ук тәртиптә эшли.

Бүген Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Татфондбанк җитәкчеләр шурасын җыеп, банкны коткару юллары турында фикер алышачаклар, дип яза матбугат чаралары.

Татфондбанкның төп хиссәләрен тотучы булып Татарстан хөкүмәте тора, Халиков исә банкның җитәкчеләр шурасы рәисе.

Коммерсантъ үз белгечләренә таянып хәзер бу банкның 120 млрд сум ярдәмгә мохтаҗ булуын язып чыкты. Чагыштыру өчен, 2017 елга Татарстан бюджетының чыгымнар өлеше 185,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

Банк сайтында хәбәр итүләренчә, бүген бүлекчәләр сәгать көндезге өчкә кадәр генә, ә төп офис кичке бишкә кадәр эшләячәк.

XS
SM
MD
LG