Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 01:01

Татарстанның Татфондбанкы барлык хисап-касса эшләрен туктатып торуын игълан итте. Республика җитәкчелеге банкны контрольдә тотуны саклап калу юлларын эзли.

13 декабрь Татфондбанк җитәкчеләренең шура утырышында банкны сәламәтләндерү юллары билгеләнмәде, дип яза Коммерсант. Басма мәгълүматына караганда, Татарстан Татфондбанкны контроль итүен югалтасы килми.

Әлеге вакытта банкның 51% өлеше Татарстан кулында. Сәламәтләндерү ысулын кулланган вакытта банк капиталының 75 проценты яңа инвесторга күчәргә тиеш дигән шарт куелырга мөмкин.

Бүгенге көндә Татфондбанкны коткару өчен 100 млрд сумнан артык акча кирәк диелә.

Банк 14 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр хисап-касса эшләрен туктатып торуын һәм акча табу мәсьәләсен хәл итәргә тырышуын игълан итте һәм облигацияләр буенча түләүләрдән дә баш тартты.

XS
SM
MD
LG