Accessibility links

14 декабрьдә Казаннан Ашгабадка очышлар башлана


14 декабрьдә Казан халыкара һава аланында тантаналы рәвештә Казан белән Ашгабад арасында очышлар башлана.

"Төрекмән һава юллары" сайтында белдерелгәнчә, рейсны Boeing-737-800 очкычы хезмәтләндерәчәк. Очкычлар атна саен Казаннан дүшәмбе сәгать 0:50дә һәм чәршәмбе 20:00дә очачак. Ашгабадтан исә якшәмбе кич җирле вакыт белән 21:30да һәм чәршәмбе 20:00дә очачак.

Төрекмәнстан вакыты Мәскәүнекеннән ике сәгатькә алдан бара. Әлеге җәдвәл 2017 елның 22 мартына кадәр гамәлдә булачак. Очыш дүрт сәгатьләп дәвам итәчәк.

Рейс ачылышына карата бәйрәм чараларын "Төрекмән һава юллары" Казан һава аланы белән берлектә уздыра. Тантанага Төрекмән һава ширкәте җитәкчеләренең, аның карамагында эшләп килүче "Лачын" музыкаль-бию төркеме, Төрекмәнстанның эшлекле даирәләре килүе дә көтелә.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы Алексей Сидоров матбугат очрашуында белдерүенчә, Ашгабад-Казан рейсын ачу - эшлекле элемтәләр булдыруга җитди этәргеч. Бу бигрәк тә эшмәкәрләр өчен файдалы булачак, ди Сидоров.

Төрекмән һава ширкәтенең Казанга очышлар ачуы турында ноябрь уртасында билгеле булган иде.

XS
SM
MD
LG