Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Төркиядә "террорга каршы" "дәүләт мобилизациясе" игълан итте


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган барлык "террор оешмаларына" каршы дәүләт мобилизациясе игълан итте. Бу хакта ул үзенең президент сараендагы чыгышында белдергән дип яза Hurriyet газеты.

Эрдоган сүзләренчә, Көрд эшчеләр фиркасенә (ПКК), "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә, Фәтхулла Гүлән оешмасына, сулчы радикал Революция халык-азатлык фиркасенә каршы көрәш алып барылачак.

Әлеге оешмаларның гамәлләре турында нинди дә булса мәгълүмат булса, аны кичекмәстән илнең иминлек оешмаларына хәбәр итәргә кирәк, ди төрек президенты. Моннан тыш иминлек оешмаларын ул үз бурычларын тулысынча үтәргә чакыра.

Эрдоган быел ПККга каршы көрәштә 178 кеше һәлак булды, 33 кеше "Ислам дәүләте" корбаны булды, 248 кеше 15 июльдәге хәрби түнтәрелеш омтылышы вакытында үтерелде дип белдерде. Шулай ук Сүриядә 20 августта башланган "Гыйфрат калканы" дип аталган бәрелешләрдә 17 төрек хәрбие һәлак булган.

Эрдоган сүзләренчә, ПККның барлыгы 9,5 мең сугышчысы юк ителгән, фирка белән бәйле 40 мең кеше тоткарланган, 10,5 мең кеше сак астына алынган.

Соңгы зур террор һөҗүме 10 декабрьдә Истанбулда булды. Бешикташ районында бер-бер артлы ике шартлауда 38 кеше үлде, 155 кеше яраланды. Әлеге террор гамәлендә катнашуда шикләнелгән 13 кеше тоткарланды.

XS
SM
MD
LG