Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
#FREEALSU
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
2016 ел вакыйгалары фотоларда
6 гыйнвар 2017
Узган ел Якын Көнчыгышта каты сугышлар булды, Урта диңгез һәм Европа буйлап качаклар агылды, Британия һәм АКШта тавыш бирүләр көтелмәгән нәтиҗәләр күрсәтте. Азатлык фотогалереясе 2016 елда булган вакыйгаларның кайберләрен сурәтли.
21
11 июльдә Босниянең Сребреница шәһәрендәге Поточари каберлегендә бер хатын 1995 елгы күмәк үтерештә һәлак булган туганнарын искә ала. 1992-95 елгы Босния сугышында БМО Сребреницаны имин шәһәр дип игълан итте. Әмма 1995нең 11 июлендә шәһәргә Босния серблары гаскәре кереп 3 көн дәвамында 8 мең мөселман ирен һәм малаен шәһәр читенә алып чыгып атып үтерде. (Азатлык)
22
15 июльдә Кытайның Юньнань өлкәсендә ташыган Джинша елгасын тамаша кылучылар. (Reuters)
23
Төркиядә 15-16 июльдәге хәрби фетнә омтылышыннан соң 23 июльдә Истанбулның Таксим мәйданында Төркия әләмнәре һәм президент Рәҗәп Эрдоган сурәте. (Petr Shelomovskiy)
24
18 июльдә Франциянең Ницца шәһәрендә террор корбаннарын тынлык белән искә алу чарасыннан соң һәйкәлгә урап калдырылган кара тасмалар. 14 июльдә, Бастилияне алу көнен бәйрәм итүчеләргә йөк машинасы белән һөҗүм нәтиҗәсендә 84 кеше һәлак булды. (epa/Olivier Anrigo)
25
Украинаның Донецки өлкәсендәге Ясиноватая шәһәрендә Русия яклы сепаратистлар белән Украина гаскәрләре арасында сугышта җимерелгән өйнең хуҗалары, 1 август. (epa/Alexander Ermochenko)
26
Рио-де-Жанейроның ярлылар яши торган Мангуейра бистәсендә 5 августта 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннары ачылышын караучылар. (Reuters/Ricardo Moraes)
27
Италиянең үзәгендәге Лацио өлкәсендә җир тетрәүдән соң 1 сентябрьдә бер авылда коткаручылар эшли. 24 августта 6 дәрәҗәдәге зилзилә нәтиҗәсендә 300ләп кеше һәлак булды. (epa/Alessandro di Meo)
28
Кыргызстанда узган Дөнья күчмә халыклар ярышларында катнашучы бөркетле аучы, 6 сентябрь. (Азатлык)
29
Казанның Яңа татар зиратында 8 сентябрьгә каршы төндә
вандаллар җимергән
йөзләгән кабер ташының берсе. (Азатлык)
30
Сүрия ирләре илнең гыйсъянчылар контролендәге Хәлеб шәһәренең бомбаланган Салиһин бистәсе буйлап балаларны күтәреп атлый, 11 сентябрь. (AFP/ Ameer Alhabi)
31
Маҗарстанның Верешедьһаз шәһәрендә 2 октябрьдә Европа Берлегенең мигрант квоталары турындагы референдумга милли киемдә килгән маҗар хатыннары. Тавыш бирүдә катнашучыларның 98 процентына якыны мәҗбүри квоталарга каршы чыкты. Әмма тавыш бирүдә җитәрлек сайлаучы катнашмау сәбәпле референдум нәтиҗәләре гамәли саналмады
.
(Reuters/Bernadett Szabo)
32
Франциянең төньягындагы Кале шәһәре янында 2 октябрьдә качакларның Джунгли дип аталган шәһәрчеген җимерү эшләре бара. Биредә коточкыч шартларда 6,000-8,000 кеше яши иде. (AFP/Philippe Huguen)
33
Израильнең Үле диңгез буендагы Неве Зоһар курортында мөселман хатын-кызлары һәм башка туристлар ял итә, 18 октябрь. (AFP/Menahem Kahana)
34
АКШтагы президент сайлауда Дональд Трампның көтелмәгән җиңүеннән соң дүрт көн узгач, 12 ноябрьдә демонстрацияселәр Нью-Йорктагы Трамп манарасы янында протест белдерә. (AFP/Kena Betancur)
35
17 ноябрьдә коалиция көчләре Гыйракның Мосул шәһәрендәге Ислам дәүдәте исемле сугышчан төркем сугышчыларын бомбалаганнан соң кешеләр йөгерешә. Шәһәрне сугышчылардан яулап алуда Гыйрак хәрбиләре, көрдләрнең Пешмерга сугышчылары һәм шыгый сугышчылар катнашты. (Reuters/Goran Tomasevic)
36
Украинаның Авдеевка авылында хәрбиләр Русия яклы сепаратистларга ата, 22 ноябрь. (epa/Anatolii Stepanov)
37
2 декабрьдә Кубаның Лас-Тунас шәһәрендә кешедәр илнең элекке җитәкчесе Фидель Кастро сурәтләрен күтәреп аның җәсәден яндырганнан соң калган көлне китерүләрен көтә. Илне ярты гасырга якын җитәкләгән Фидель Кастро 26 ноябрьдә 90 яшендә вафат булды. (Reuters/Carlos Barria)
38
Сүриянең Хәлеб шәһәренә хөкүмәт гаскәрләре бәреп кергәннән соң кешеләр әйберләрен алып шәһәрнең гыйсъянчылар карамагында калган өлешенә кача, 13 декабрь. Озакка сузылган каты каршылыктан соң хөкүмәт гаскәрләре бик күп көч кулланып шәһәрне контрольгә алды. (Reuters/Abdalrhman Ismai)
2016 ел вакыйгалары фотоларда
Back to top
XS
SM
MD
LG