Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 08:09

Амстердам музеендагы Кырым хәзинәләре экспонатларын Украина дәүләтенә кайтарырга дигән карарны Украина тышкы эшләр министрлыгы кануни дип билгеләде.

Амстердамның Аллард Пирсон музеенда вакытлыча сакланучы "Кырым: Кара диңгезнең алтыны һәм серләре" күргәзмәсенең музей экспонатлары экспозиция тәмамлангач Украинага кайтарылырга тиеш дигән карар канунга ярашлы кабул ителгән, дип белдерә Украина тышкы эшләр министрлыгы. Бу Нидерландның һәм бөтен халыкара җәмәгатьчелекнең Кырымны Русия тарафыннан аннексияләнгән төбәк дип тану турындагы фикерләренең нык булуын күрсәтә диелә.

Чәршәмбе Амстердам мәхкәмәсе Кырым аннексиясенә кадәр Аллард Пирсон музеена китерелгән "Кырым: Кара диңгезнең алтыны һәм серләре" дип аталган күргәзмәнең экспонатларын Украинага кайтарырга кирәк дигән карар чыгарды. Кырым музейлары вәкилләре әлеге карарны шикаять итәчәкләрен белдерде.

Экспонатлар киләсе ел ахырына кадәр Киевка кайтып бетәр дип көтәләр. Элегрәк Украинада белдерүләренчә, экспонатларны киләчәктә ярымутрау оккупациядән арынганнан соң Кырымга кайтарачаклар.

Тупланмада ике мең тирәсе артефакт бар, кайберләренә дөньяда тиңнәр юк.

XS
SM
MD
LG