Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанктагы кертемнәрне 14 көннән кайтара башлау карар ителде


Русия Үзәк банкы финанс кризисы кичерүче Татфондбанкта вакытлы идарә һәм кредиторларның таләпләренә мораторий кертте. Кертемнәрне түләү 29 декабрьдә башланачагы белдерелде.

Пәнҗешәмбе Русия Үзәк банкы Татфондбанк кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте. Ул өч айга сузылачак. Моннан тыш, алты айга вакытлыча идарә итү кертелде. Вакытлыча идарә белән кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы шөгыльләнәчәк. Бу хакта Үзәк банк фәрманында белдерелә.

Татфондбанкта акчаларын тотучы физик затларга һәм хосусый эшкуарларларга мораторий кертелгәннән соң 14 көн узгач акчалары бирелә башлый. Кертемнәрнең иминиятләштерелгән өлешенең 100 проценты кайтарылачак. Бу иң күбе 1,4 млн сум кайтарылачак дигән сүз. Чит ил акчаларында сакланган кертемнәр Русия банкының 2016 елның 15 декабрендә булган курсы белән исәпләнәчәк, дип языла кертемнәрне иминятләштерү агентлыгы сайтында.

Халыктан гаризалар җыюны тизләтер өчен башка банклар җәлеп ителәчәк. Алар 21 декабрьдән дә соңга калмый билгеләнергә тиеш.

Кертемнәрне түләү 2016 елның 29 декабреннән башлана, акчаларны кайчан һәм нинди банктан аласын иминиятләштерү агентлыгы алдан матбугат чараларында һәм үз сайтларында белдерәчәк. Гаризалар мораторий гамәлдән чыкканчыга кадәр кабул ителәчәк.

Чәршәмбе Moody's Татфондбанкның дәүләт һәм чит ил акчаларындагы депозитлар рейтингын В3 дәрәҗәсеннән Саа1 дәрәҗәсенә төшерде. Агентлык мәгълүматларына караганда, соңгы өч атнада банк үз депозитларының 10 процентын югалткан. S&P Global Ratings агенлыгы да банкның кредит рейтингын төшерде.

Банк 14 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр хисап-касса эшләрен туктатып торуын һәм акча табу мәсьәләсен хәл итәргә тырышуын игълан итте һәм облигацияләр өчен түләүләрдән дә баш тартты.

XS
SM
MD
LG