Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Рамил Ибраһимов эшен прокуратурага тапшырган


Рамил Ибраһимов шау-шу куптарган постын шушы фото астына урнаштырган иде
Рамил Ибраһимов шау-шу куптарган постын шушы фото астына урнаштырган иде

Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Ибраһимов "гаепле" дигән нәтиҗә чыгарган. Ибраһимовның Җинаять кодексының кайсы маддәсе нигезендә гаепләнүе анык кына әйтелми.

Татарстан прокурорының матбугат чаралары белән элемтәләр өчен җаваплы өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев Азатлыкка Рамил Ибраһимов эшенең Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсенән прокуруатурага "гаепле" дигән нәтиҗә белән тапшырылганлыгын белдерде.

Галиев сүзләренчә, прокуратурага эшне карар өчен ун көн бирелгән, әгәр нәтиҗәләр белән килешсә, прокуратура эшне мәхкәмәгә тапшырачак. Тикшерүчеләр Җинаять кодексының 205,2 маддәсен калдырдылармы, әллә инде эш икенче маддә нигезендә караламы дигән сорауга Галиев җавап бирә алмады.

Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий да әлеге сорауга җавап бирүдән баш тарта. Бөтен аңлатулар да прокуратура эшне карагач булачак дип вәгъдә бирә.

Июнь аенда Тикшерү комитетытының Татарстан идарәсе Ибраһимовка карата Русия Җинаять кодексының 205,2 маддәсе нигезендә ("террор гамәлләре кылуга чакыру һәм җәмәгатьчелек алдында террорны аклау") җинаять эше ачылган иде.

"Эфир" каналының элекке алып баручысы булганда танылган Ибраһимов АКШның Орландо шәһәрендә булган фаҗигане хуплап пост чыгарган иде. Ул Facebook, Вконтакте, Instagram битендә сүгенү сүзләре кушып "Ниндидер әфган малае гей клубта 50 кешене атып үтергән, тагын 53е хастаханәдә ята, кызганыч, алар һаман үлмәгән. Алар үлеп бетәр дип өметләнәбез. Татарстанның инновация яшь әйдаманнары берлеге бу ҮТЕМЛЕ чараны хуплый" дип язып чыкты. Язма бер сәгатьтән соң алып куелды.

XS
SM
MD
LG