Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада Русиянең Төркиядәге илчесе атып үтерелде


Андрей Карлов
Андрей Карлов

Әнкарада һөҗүм нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр алган Русия илчесе Андрей Карлов үлгән дип хәбәр ителә. Бу хәбәрне Русиянең тышкы эшләр министрлыгы да раслады.

Дүшәмбе көнне Әнкарада Заманча сәнгать галереясында "Русия төрекләр күзлегеннән" дип аталган күргәзмә ачылышында Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов чыгыш ясаганда билгесез кеше аңа арттан аткан. Ул авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән. Соңрак мәгълүмат чаралары аның үлеме турында хәбәр итте. Бу хәбәрне Русиянең тышкы эшләр министрлыгы да раслады.

Килгән хәбәрләргә күрә, һөҗүм итүче Русия илчесенә атканда "Аллаһу әкбәр. Бу Хәлеб өчен үч. Бу Сүрия өчен үч. Сез безнең җирләрдә кылганнарыгыз өчен җавап тотарсыз. Без иминсез булганда, сез дә иминсез булырсыз. Китегез аннан. Мин моннан үлми китмәм" дип кычкырган.

Махсус операция барышында полиция һөҗүмчене юк иткән диелә.

Төркиянең мәгълүмат чаралары һөҗүмче - Әнкара полициясенең 22 яшьлек хезмәткәре Мәүлүт Мерт Алтынташ (Mevlüt Mert Altıntaş) дип хәбәр итә.

Русия илчесенә аткан кеше
Русия илчесенә аткан кеше

Төркиянең NTV телевидениесе хәбәр итүенчә, һөҗүм вакытында тагын берничә кеше яраланган.

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Әнкарада булган террор гамәлен үзенең Facebook битендә хөкем итте. "Төркиянең Татарстандагы консуллыгы Андрей Карловка каршы кылынган террор гамәлен катгый рәвештә хөкем итә. Аның Төркия-Русия мөнәсәбәтләрен яхшырту юнәлешендә тырышлыкларына шаһит булдым. Илченең гаиләсе һәм Русия халкы кайгысын уртаклашам. Төркия белән Русия дуслыгына ышануыбызны дәвам итәчәкбез".

XS
SM
MD
LG