Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиягә каршы чикләүләрне киңәйтте


АКШ санкцияләр исемлегенә тагын җиде русиялене, 30лап Русия ширкәтен һәм ике корабны кертте.

Мәскәүнең Украинадагы һәм аннексияләнгән Кырымдагы гамәлләре аркасында АКШ Русиягә каршы чикләүләрне киңәйтте. Санкцияләр исемлегенә тагын җиде Русия ватандашы, 30лап Русия ширкәте һәм ике кораб кертелде.

Исемлектә президент Владимир Путинның "шәхси пешекчесе" дип аталучы миллиардер, рестораннар тотучы Евгений Пригожин бар. Моннан тыш, Михаил Дедов, Михаил Клишин, Кирилл Ковальчук, Дмитрий Лебедев, Дмитрий Мансуров, Олег Минаев та санкцияләргә эләккән.

Чикләүләр шулай ук "Стройпроект", "Кырым диңгез портлары", "Кырым тимер юлы" кебек ширкәтләргә дә кертелгән. Моннан тыш, "Новатек" ширкәтенең бөтен 26 бүлеге дә санкцияләр астында булачак. Бу юлы беренче тапкыр диңгез корабларына да чикләүләр кертелде. Самар "Трансфлоты" ширкәтенең "Маршал Жуков" һәм "Сталинград" танкерлары санкцияләр исемлегендә. Вашингтонның төп максаты – Кырымны оккупацияләгәне өчен Русиягә күбрәк басым ясау, Украинада көч куллану һәм тотрыклылыкны какшатуны хуплаучыларның гамәлләренә комачаулау.

Минск килешүләрен үтәмәгәне өчен дүшәмбе Европа берлеге Русиягә карата санкцияләрне 2017 елның 31 июлендә кадәр озайткан иде.

XS
SM
MD
LG