Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Сүриядә хәрби җинаятьләрне тикшерүче төркем булдырды


Хәлебнең көнчыгышыннан эвакуацияләү вакытында
Хәлебнең көнчыгышыннан эвакуацияләү вакытында

Төркем туплаячак мәгълүмат Халыкара җинаять мәхкәмәсендә җинаять эше ачарга нигез була алачак.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Гомум җыены Сүрия низагында катнашучылар тарафыннан кылынган хәрби җинаятьләрне тикшерер өчен махсус төркем булдырды. Төркем туплаячак мәгълүмат Халыкара җинаять мәхкәмәсендә җинаять эше ачарга нигез була алачак.

АКШ, Британия, Франция, Согуд Гарәбстаны һәм Төркия кергән 58 ил төзегән әлеге резолюция өчен 105 ил тавыш бирде. 15 ил каршы булды, 52се тавыш бирүдән баш тартты.

Лихтенштейн илчесе Кристина Венавейзер сүзләренчә, әлеге карар БМО Иминлек Шурасының Сүриядә хәрби җинаятьләр кылучыларны җавапка тарртыруны тәэмин итә алмавына җавап булып тора.

2014 елда Русия һәм Кытай Иминлек Шурасының Сүрия низагындагы җинаятьләрне тикшерү өчен Халыкара мәхкәмәне җәлеп итү омтылышына каршы чыккан иде. Сүриянең БМОдагы даими вәкиле әлеге карарны "БМО әгъзасы булып торган дәүләтнең эчке эшләренә кысылу" дип атады. Русия, Кытай һәм Иран резолюциягә каршы тавыш бирде.

БМО генераль секретаре өч көн эчендә тикшерү төркеме оештырырга тиеш. Төркемнең максаты: "халыкара һуманитар кануннарның бозылуы туындагы дәлилләр җыю, саклау һәм анализлау... һәм гадел бәйсез мәхкәмә эшләре уздыруны җиңеләйтү өчен документлар әзерләү".

XS
SM
MD
LG