Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:08

Казанның "Сухая река" бренды тирәсендәге гауга чираттагы тапкыр этика һәм сүз иреге каршылыгын барлыкка китерде.

Җинаятьче төркемнәрнө, аларның исемнәрен һәм атрибутикасын сурәтләгән футболкалар урта буын вәкилләрендә ачы ризасызлык уятты. Коллекцияне тәнкыйтьләүчеләр Казанның оятлы тарих битләрен киемдә күрсәтү җинаять төркемнәрен романтиклаштыра, идеаллаштыра дип белдерә. Яклаучылар исә дизайнерлар сүз ирегенә һәм сәнгать ирегенә ия һәм киемнәрдә теләгән нәрсә төшерә ала, ә 90нчы еллар – безнең тарих, аннан качарга ярамый, ди.

Әлеге гауганың ни өчен хәзер генә чыгуы аңлашылмый. 90-нчы еллар һәм бандитлар, урам егетләре стилистикасы хәзер Русиядә чыннан да модада. Дизайнер Гоша Рубчинский бу юнәлештә актив эшли һәм соңгы елларда Көнбатышта киң танылды һәм популярлыкка иреште. Русиядә чыккан Спутник, Волчок кебек брендлар дизайннарында криминал эстетикасы, зэклар татулары күптәннән кулланыла. Ләкин аларга зур игътибар бирелмәде сыман.

Шуны билгеләргә кирәк, бу брендларны үз итә торган даирәләр, ул төркем аудиториясе әлеге рәвешләрне, криминал темасын, әлбәттә, туры мәгънәдә кабул итми. Оешкан җинаятьче төркемнәр (ОПГ - русча кыскартылмасы) актив булган елларны күрмәгән 18-25 яшьлекләр өчен бу тренд бары тик ирония.

"Сухая река" тирәсендә гауганың уртага чыгуының исә берничә үзенчәлекле "җирле" факторы бар.

Беренчедән, коллекциядәге принтлар ОПГ темасын гомуми рәвештә алмый, ә билгеле бер географик җирләрдә яшәгән, билгеле исемнәргә ия булган (Квартал, Теплоконтроль һ.б.) ОПГларга багышлана. "Браток"ларның төркем фотосурәте төшкән футболка – халыкны иң нык "кыздырганы". Күп кеше ул елларда бандитизм аркасында дусларын, туганнарын югалткан, куркып яшәргә мәҗбүр булган. Киемнәр иң элек нәкъ шул кешеләрнең ризаслыгын уята.

Брендны "Инде" сайтының арт-директоры Анастасия Ярушкина чыгара

Икенчедән, брендны "Инде" сайтының арт-директоры Анастасия Ярушкина чыгара. Әлеге сәхифә соңгы вакытта еш кына гаугаларга эләгә. Күптән түгел биредә чыккан никах йоласының коммерцияләшүе турында язма татар-мөселман җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. "Инде"нең четерекле темаларны тискәре яктан яктыртуы кешеләрнең ачуын кабарта, чөнки де-факто ресурс бюджет акчасына тотыла (шулай да бу мәгълүмат беркайда да расланмый). Аның җитәкчесе – Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, баш мөхәррире Феликс Сандаловның Казан кешеләре булмавы, күптән түгел күченеп килүе тәнкыйтьчеләр тегермәненә су өсти. Шуңа күрә, дизайнер Ярушкина "Инде" белән бәйле булмаган булса, бу гауга бәлки чыкмаган булыр иде дә.

Азатлык "Сухая река" брендының яңа принтлары турында фикер белешер өчен белгечләргә мөрәҗәгать итте.

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе:

"Кызганыч, ул заманда шундый мохит иде – Дәрвишләрдә шулай иде. Тулы ихата – ОПГ, мәктәп тулы ОПГ, спорт секциясендә – ОПГ.
Үтерелгән танышларым да булды. Бер сыйныфташым шул сәбәпле инвалид калды. Миңа калса ул репринтлар – карнавализация, тискәре күренешне абсурдка әверелдерү. Өлкән буын өчен бу – тупаслык, яшьләр өчен – кызык. Ә хәзер шушы нигездә бара торган кызу бәхәс – ул буыннарның бер берсен аңламавы аркасында да. 35 яшьтән өлкәнрәкләр буыны – алар өчен бу тема чын-чынлап авырткан җир, Казанның оятлы, гарълекле тарихы".

Павел Кондрашев, скейт-дизайнер, панк-музыкант.

"Хәзер 90нчы еллар стилистикасына хайп (моданың иң югары ноктасы – ред.) зур. Шуңа күрә Казанда мондый продуктны күрү бер дә гадәттән тыш хәл түгел. Шәхсән миңа бу тематика ошамый, ләкин ул бит безнең тарихның бер өлеше, шуңа күрә мин нәфрәткә сәбәп күрмим. Мәсәлән, шул ук медиа ул елларны яктыртып ОПГларга реклама ясый бит. Ә алардан бер кем дә сорамый, ник моны язасыз, дип. Шулай ук миңа "Бандитская Казань" кебек китаплар авторларының бу гауга турында фикерләрен уку бөтенләй кызык: алар бит шул ук эшне эшлиләр, ул елларны халыкның исенә төшереп акча казаналар.

Павел Кондрашев
Павел Кондрашев

Сүз иреге, үзеңне белдерү – нормаль күренеш, канунны бозу түгел. Ә сүз этика турында бара икән, хәзер һәр бала компьютер уеннарын уйнап җинаятьче яки үтерүче була ала бит, анда да кан кою шактый.

Әхлак һәм әдәпне ата-ана, мәктәпләр һәм дәүләт оешмалары кайгыртырга тиеш, балаларны кечкенә яшьтән үк тәрбияләү – аларның бурычы. Ләкин моны без күрмибез. Чираттагы дизайнер футболкалары турында сүз куертканчы, җәмәгатьчелек шул хакта уйлансын иде".

"Сухая река" бренды җитәкчесе һәм дизайнеры Анастасия Ярушкина хәзер журналистлар белән аралашмый. Азатлык Теплоконтроль панк-төркеме вокалисты Булат Ибятов (гаугалы коллекциянең бер принтының авторы) белән элемтәгә кереп карады, ул да комментар бирүдән баш тартты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG