Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:38

Милан полициясе Берлинда Раштуа ярминкәсенә йөк машинасында һөҗүм итүдә шикләнелгән Тунис кешесе Әнис Әмрине атып үтергән.

Полиция хезмәткәрләре Әмрине документларын тикшерү өчен туктаткан, ә ул аларга ут ачкан. Атыш вакытында Әмри үтерелгән, бер полиция хезмәткәре яраланган, дип хәбәр итә Reuters.

Германия җитәкчелеге әлеге мәгълүмат турында коментар бирми. Италия эчке эшләр министры Марко Миннити үтерелгән кеше "һичшиксез" бу йөк машинсын йөртүче, дип хәбәр итә.

Дүшәмбе кич Германия башкаласы Берлинда олы бер йөк машинасы Брайтшайдплац (Breitscheidplatz) мәйданындагы Раштуа базарына бәреп кереп 12 кешене таптатып үтерде, дистәләрчә кеше яраланды.

Рульдә Тунис качагы Әнис Әмри булган дип фаразлана. Һөҗүм итүчене вакыйга урынында тота алмадылар. Аны халыкара эзләүгә биргән иделәр. Әмри турында нинди дә булса мәгълүмат өчен Германия полициясе 100 мең евро тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG