Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОМОН Саранскиның Җәмигъ мәчетеннән мөселманнарны фотога төшереп кенә чыгарды


ОМОН Саранскиның Җәмигъ мәчете янында
ОМОН Саранскиның Җәмигъ мәчете янында

9 һәм 17 декабрьдә республикадагы башка мәчетләрдә дә мөселманнар тоткарланган иде.

23 декабрь ОМОН Саранскиның Җәмигъ мәчетенә җомга намазына җыелган 200ләп мөселманга өйләренә таралырга мөмкинлек бирмәде. Һәрберсен фотога төшереп, паспортларын тикшереп кенә мәчеттән чыгарды.

Бу хәл турында хокук яклаучы Марат Ашимов Фейсбукта белдерде.

"Сугыш ветераны Айса Шәрифҗановны һәм ветеран Хәйдәр Грачевны мәчеттән чыгармыйлар. ОМОН хезмәткәрләре өч ишекне дә камап алган. Бер ишеккә 200ләп кеше өелгән, аларга да каршылык тудыралар. 15 минуттан соң гына өлкәннәр урамга чыга алды", дип язды Ашимов.

ОМОН хезмәткәрләренең ни сәбәпле җомга намазына килүләре әлегә билгеле түгел. ОМОН үзе бу хәлне "террорга каршы көрәш" чарасы дигән.

Фейсбукта фикер белдерүчеләр мондый хәлнең Җәмигъ мәчетендә инде икенче тапкыр булуын белдерә. 9 декабрь Мардовиянең Ләмберә авылында да өлкәннәрдән кала барлык мөселманны тоткарлыйлар, бармак эзләрен алалар, фотога төшерәләр. 17 декабрь Ромодановски районының Алтары авылында да шуңа охшаш хәл була.

XS
SM
MD
LG