Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскидагы мәчет проекты җәмәгать тыңлауларында кире кагылган


Омски шәһәренең архитектура департаментында Сул Яр районнары төзелешенә үзгәрешләр кертү турындагы җәмәгать тыңлауларында катнашучылар мәчет төзүгә каршы чыкты.

"Омскгражданпроект" оешмасы тарафыннан әзерләнгән проектка караганда, Урал артындагы иң зуры булырга тиеш мәчет "Мега" сәүдә үзәге һәм Чукреевка бистәсе янында төзелергә планлаштырылган булган.

Оешманың баш архитекторы Богдан Мрыглод "мәчет яссы сәүдә үзәкләре арасында аерылып торыр, шәһәрне бизәп торыр иде" дип аңлатса да, халык тавышы күп булыр дип, каршы чыга. Моннан тыш, гыйбадәтханә транспорт йөрүгә дә комачау итәргә мөмкин диләр. Сәүдә үзәкләренә кеше күп йөри, юллар болай да тыгыз, мәчет ачылса, тагын да авыррак булачак, ди халык.

Җәмәгать тыңлауларыннан соң проект үзгәртелергә тиеш.

Июль аенда Омски халкы шәһәрдә мәчет төзүгә каршы имза җыя башлаган иде. Интернетта мөрәҗәгатьләргә имза җыя торган Change.org сәхифәсендә Омски шәһәрендә яңа мәчет төзүгә каршы петиция барлыкка килде.

Аның авторы Павел Халев мәчетнең халык күп йөри торган җирдә куелуы шәһәрдә яшәүчеләрнең бу җиргә хуҗа булу тойгысын киметә, туган җирләре белән горурлык хисенә хилафлык китерә дип саный. Аныңча, Омски мөселман шәһәре түгел, шулай булгач, анда яшәүчеләр мәчет яныннан узып киткәндә үз җирләре өчен хурлану хисе кичерәчәк.

Төзеләсе мәчет Урал арты төбәгендә иң зур иман йорты булыр дип исәпләнә иде. Ул Омскида эшләп килүче Җәмигъ мәчетеннән 2,5 тапкыр зуррак һәм 1200 кеше сыйдырышлы булырга тиеш. Алтын гөмбәзле һәм дүрт манаралы гыйбадәтханәне биш елда аякка бастырмакчылар иде. Мәчет проекты июль башында төзелеш шурасында тәкъдим ителеп хупланганды.

XS
SM
MD
LG