Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын эшен тикшерүне тәмамлаган


"Адмирал" сәүдә үзәге янгыннан соң
"Адмирал" сәүдә үзәге янгыннан соң

Русия Тикшерү комитеты Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нигезендә ачылган җинаять эшен тикшерү тәмамланды дип белдерә.

Мәхкәмә каршына 12 кеше басачак. Болар - сәүдә үзәген арендага алып торучылар, сәүдә үзәге белән идарә итүче оешма җитәкчесе, мәхкәмә приставлары, төзелеш күзәтчелеге хезмәте хезмәткәре һәм биш эшче.

2015 елның 11 мартында "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 19 кеше һәлак булды.

Тикшерү бина сәүдә үзәге буларак кулланырга тиеш түгел иде, рөхсәтсез, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып эшләгән дип саный. Янгын түбә ябу эшләре вакытында килеп чыккан.

XS
SM
MD
LG