Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татфондбанк кризисы "Партнерлык банкингы үзәге"нә кагылмас"


"Партнерлык банкингы үзәге". Бизнес Online фотосы
"Партнерлык банкингы үзәге". Бизнес Online фотосы

Татфондбанк ачкан "Партнерлык банкингы үзәге"н ни көтә? Белгечләр Татфондбанк кризисы бу үзәккә кагылмас дигән фикердә.

Казанда зур өметләр багълап ачылган, илдә бердәнбер булган "Партнерлык банкингы үзәге" бу көннәрдә кыенлыклар кичерүче Татфондбанк эшчәнлеген туктатканнан соң аягында басып кала алырмы? Ислам банкы кагыйдәләре нигезендә эшләүче бу үзәкне Татфондбанк ачып җибәргән иде. Үзәк Татагропромбанкның бер бүлекчәсе буларак эшли, ә соңгысы үз чиратында Татфондбанк төркеменә керә.

Үзәкне ниләр көтә дигән сорау белән Азатлык "Партнерлык банкингы үзәге" филиалы идарәчесе Альберт Шаһивәлиевкә мөрәҗәгать итте.

Альберт Шаһивәлиев. Бизнес Online фотосы
Альберт Шаһивәлиев. Бизнес Online фотосы

"Безнең Үзәк Татфондбанк проекты булып тора, ә лицензиябез Татагропромбанкныкы. Без шушы банкның бүлеге булып торабыз, аның нигезендә эшлибез. Безнең Русия Үзәк банкында хисапларыбыз да аерым, шуңа күрә безнең акчалар кушылмый. Хәзер без гадәттәгечә эшлибез, бездә бары да тыныч, тәртиптә. Әлбәттә, акчалары бездә булган кешеләр борчыла, бу сизелә, алар киләчәктә Татарстан банк системы ничек яшәр, дип борчылалар”, ди Шаһивәлиев.

Аның сүзләренчә, соңгы арада үзәккә килүчеләр кимегән, бу хәлне ул банклар кризисы белән бәйләми.

"Бернинди проблем юк – барлык хисаплар түләнә, физик затларга хезмәт күрсәтелә. Дөрес, бер-ике ай элек кеше күбрәк килә иде, хисапларны да күп ачтылар, кызыксынучылар, киңәш сорап килүчеләр дә күп иде. Хәзер сизелерлек сүлпәнәйде. Әмма бу ел ахыры булу белән дә бәйледер. Гыйнвардан башлап барысы да яңадан элеккеге эзенә төшәр, дип уйлыйм”, ди ул.

Русия мөфтиләр шурасы икътисад департаменты киңәшчесе, Русиянең ислам финанслары экспертлары ассоцияциясе башкарма сәркәтибе, икътисад фәннәре кандидаты Мәдинә Кәлимулина да "Татфондбанк "егылганга" карап, "Партнерлык банкингы үзәге" кыенлыкларга юлыгырга тиеш түгел", дип саный.

Мәдинә Кәлимуллина
Мәдинә Кәлимуллина

“Үзәкнең алга таба үсеше берничә әйбердән тора. Беренче чиратта искәртер идем – ислам финанс хезмәтләре гадәти банклар эшчәнлегенә берничек тә бәйле түгел, хәтта бу хезмәт күрсәтелгән вакытта башка гадәти банкларның эшчәнлеге кысаларында яки алар белән берлектә башкарылса да. Шуңа күрә, банкның ябылуы үзәкнең эшчәнлегенә берничек тә йогынты ясамый. Партнерлык банкингы үзәге, теләсә, бүтән банк белән эшләүгә күчә ала. Моның өчен аңа яңа банк белән хезмәттәшлек шартлары турында килешү генә кирәк, дип сөйләде Кәлимуллина Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, бу ысул "Партнерлык банкингы үзәге"нең карарлар кабул итү үзәге банкына бәйләнмәгән, һәм үзәк үзенең банкыннан финанс, оештыру, идарә итү һәм башка өлкәләрдә бәйле булмаса гына, кулланыла ала. "Әгәр карарлар кабул итү тулысы белән банк өстендә икән, ул вакытта үзәкнең язмышын да банк үзе хәл итә", дип өстәде Азатлык әңгәмәдәше.

"Партнерлык банкингы үзәге". Бизнес Online фотосы
"Партнерлык банкингы үзәге". Бизнес Online фотосы

Элгәре дә Русия банкларының лицензиясе алыну аркасында ислам финас компанияләре ябылу очраклары булган.

"Түбән Новгородта "Восток Капитал" банкы бүлеге Эллипс Банк белән шулай булды. Партнерлык банкингы үзәге дә шулай турыдан-туры банкка бәйле икән, аның язмышын банк җитәкчелеге хәл иткәнен көтәргә кала. Үзәкне башка банкка күчерергә дә мөмкиннәр.

Ни булса да, ислам финас компаниясенең эше дөрес оештырылган булса, һәм банкның ислам нигезендә эшләүче бүлегенең акчалары аның бүтән бүлекләренеке белән кушылмаса, банкның башка филиалларының зыянга эшләве ислам финас оешмасы клиентларына кагылмаска тиеш, чөнки ислам банкларында акча югалту куркынычларын булдырмау системы бөтенләй башкача эшли. Банк тулысынча банкротлыкка чыкса, ул вакытта беренче булып пластик карталар кулланучылар зыян күрәчәк", ди Мәдинә Кәлимуллина.

Ислам финанс системында акчаларның югалу куркынычы белән идарә итүче систем бөтенләй башка. Шуңа күрә, банк ябылган очракта да, анда акча тоткан кешеләр бернинди дә зыян күрми, дип белдерде эксперт.

* * * *

2016ның март аенда Казанда "Партнерлык банкингы үзәге" дип аталган оешма ачылган иде. Исемендә "ислам" сүзе кулланылмаса да, чынлыкта ул ислам банкы булып тора, һәм эшчәнлеген шәригать кануннарына нигезләнеп алып бара. Мондый финанс оешмасы Русиядә беренче булып Казанда ачылды.

Гадәти банклардан аермалы буларак, ислам банкларында процент алынмый, кертемнәр сәүдә яисә эшмәкәрлектән алынган керем хисабына гына арта ала. Тагын бер шарты – кертемнәрне банк исламда хәрәм дип саналган эшчәнлеккә юнәлтә алмый. Мәсәлән, аракы сату яисә эшләп чыгаруга, комарлы уеннарга һәм башкаларга тоту катгый тыела.

Үзәкнең эшчәнлеге шәригатькә туры киләме – монысын Татарстан диния назәрәтенең голәмәләр шурасы тикшереп тора. Татагропромбанк белән мөфтият арасында хезмәттәшлек турында килешү дә бар.

XS
SM
MD
LG