Accessibility links

Кайнар хәбәр

Anadolu: Сүрия армиясе Димәшк тирәсендә химик корал кулланган


Хәлеб шәһәре хәрәбәләре
Хәлеб шәһәре хәрәбәләре

Пәнҗешәмбе президент Бәшәр Асад режимы хәрбиләре Димәшктән ерак булмаган үзәнгә хлорлы газ тутырылган мичкә бомбалар ташлаган һәм сигез тыныч кеше һәлак булган дип хәбәр итә Anadolu.

Президент Бәшәр Асад режимы көчләре Сүрия башкаласы Димәшктән ерак булмаган Вади-Барада үзәнендә хлорлы газ кулланган. Бу хакта Anadolu агентлыгы үз чыганакларына таянып хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе хәрбиләр үзәнгә хлорлы газ тутырылган мичкә бомбалар ташлаган, нәтиҗәдә сигез тыныч кеше кеше һәлак булган дип хәбәр ителә.

23 гыйнвар Казакъстан башкаласы Астанада Сүриягә багышланган сөйләшүләр үтәргә тиеш иде. Анда каршылыктагы бөтен яклар да катнашачак дип тә белдерелде.

Әлеге очрашу хакында Reuters Иран катнашлыгында Русия һәм Төркия арасындагы Сүрия турындагы килешү илне өч өлешкә бүлү һәм Бәшәр Асадны президент вазифасында киләсе сайлауга кадәр калдыруны күз уңында тота дип язып чыкты.

XS
SM
MD
LG