Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Илдар Дадинга һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек чарасы узды


Активистлар "Магнитский исемлеге" кебек "Дадин исемлеге" булуын тели.

Петербур шәһәрендә 10 активист Илдар Дадинга, "Мемориал" оешмасының Карель бүлеге җитәкчесе Юрий Дмитриев һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдереп Нева урамына (Невский проспект) чыкты.

Бу чараны оештырган Ольга Смирнова сүзләренчә, Илдар Даинның кайдалыгы билгеле булмау көн үзәгендә кала. Активистлар тоткан шигарләрнең һәрберсенә дә "Дадин кайда?" дип язылган. Активистлар Дадин белән булган хәл – бер кешенең каршылыгына дәүләтнең куркып калганлыгын күрсәтә дип белдерә. Бу чараның максаты – бүгенге Русиядә сәяси репрессияләр бар дигәнгә җәмгыятьтә ышанычны арттыру.

Киләчәктә активистлар халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп Дадинны эзәрлекләүгә катнашы булганнарга чикләүләр исемлеге кертү үтенече белән чыгарга җыена. Алар "Магнитский исемлеге" кебек "Дадин исемлеге" булуын да тели.

XS
SM
MD
LG