Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түбәтәй" җитәкчесе: "Татар фаст-фуды тагы да үсәчәк"


"Татар фаст-фудының киләчәге бар"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00

"Татар фаст-фудының киләчәге бар"

Моңарчы урам нокталары форматында эшләгән "Түбәтәй" татар фаст-фуды челтәре күптән түгел Казанда беренче кафесын ачты. Ширкәтнең франшиза системасы да киңәя: "Түбәтәй" харитасында Мәскәү, Самар, Екатеринбур, Төмән бар. Ширкәт җитәкчесе Солтан Сафин Азатлыкка татарча фаст-фуд бизнесының үзенчәлекләре, киләчәккә перспективалары һәм яңа кыстыбыйлар турында сөйләде. Аның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Татар фаст-фуды үсәчәкме?

Ризык бизнесында фаст-фуд юнәлеше бик тиз үсә. Милли ризык булсынмы, Европа яки Америка кухнясы булсынмы. Бөтен яктан да үсеш. Безнең тормыш "тизрәк" бара бит, шуңа күрә безгә тизрәк ашарга һәм эшкә чабарга кирәк. Татар милли ризыклары да фаст-фуд сегментына күчсә, анда үзен күрсәтсә – ул үсәчәк, аның киләчәге булачак.

"Түбәтәй"гә кадәр безнең татар ризыклары, йә кафе йә өйдә генә ашау форматында тәкъдим ителгән иде. Без әбиләрдә җыелышабыз, зур бәлешләр, гөбәдияләр пешерәбез-ашыйбыз. Ә "Түбәтәй" шул ук бәлеш-гөбәдияләрне бер кешелек итеп пешереп, кешегә юлда ашарга уңайлы итеп тәкъдим итүне алга сөрде. Шуңа күрә "Түбәтәй" хәзерге вакытта бик актуаль. Башка татар фаст-фуд проектлары барлыкка килсә, алар да бик тиз үсәчәк дип уйлыйм.

Ни өчен моңарчы татар фаст-фуды үсмәгән?

"Түбәтәйгә" әле дә бик җиңел түгел. Бөтен кеше диярлек пицца, роллар, суши, вок-токмач ашарга ярата. Ә татар ризыкларына күңелләре ятмый. Мөгаен, ул өйдә пешерелә торган ризык булып кына кабул ителәдер. Аннан соң, тышта өчпочмакларны күрсәгез, мәсәлән, киоскларда, вокзалларда, аны бит ашыйсы килми. Аның сыйфаты, тышкы күренеше начар. Ул арзан, тәме дә тегеләй-болай гына. Аның эчендә нинди ит кулланылганын белмибез. Мөгаен, күп урыннарда хәләл түгелдер. Шуңа күрә, кешенең татар ризыгына ышанычы юк һәм күңеле ятмый. "Түбәтәй"гә менә шушы менталитетны ватып барырга туры килә. Шул сәбәпле, моңарчы эшмәкәрләр татар фаст-фуды белән җитди шөгыльләнмәгән дә. Рестораннарда исә хәл башкача, анда яхшы татар ризыгын табарга була, чөнки аңа югары бәя куерга һәм үз чиратныда югары сыйфатлы пешерергә була. Ә "Түбәтәй" – ул демократик фаст-фуд. Безнең максатыбыз – һәр бер теләүченең хәләл татар ризыгын ашарга мөмкинчелеге булсын.

Русиянең башка төбәкләрендә татар ризыгына ихтыяҗ

Без "Түбәтәй" проектын уйлап чыгарган да ук шундый теләк бар иде, янәсе ул татарлар яшәгән җирләрдә татар ризыгын булдыру инструменты булырга тиеш. Татарстанда без барлык ризыкларны бер җитештерү үзәгендә пешерәбез, соңыннан башка шәһәрләргә җибәрәбез. Син "Түбәтәй" ачырга теләсәң, Екатеринбур, Мәскәү, Казан булсынмы, нокта ачасың һәм сиңа аңа азык-төлек килә, син пешереп кенә сатасың. Бу җиңел. Шуңа күрә безнең франшиза челтәре әкренләп үсә. Хәзер бер нокта Екатеринбурда, ике нокта Мәскәүдә бар. Тиздән Самар һәм Төмәндә ачылабыз. Гомумән, якын киләчәктә Русиядә унике ноктабыз булачак. Безгә хәтта Литва, АКШтан кызыксыну белдерделәр.

Кыстыбый 2.0

Америкага барып кайткач без шундый фикергә килдек, һәрбер илнең кухнясында бер фаст-фуд ризыгы бар. Татарда ул – кыстыбый. Шуңа күрә әлеге кафеда без яңа тутырмалы кыстыбыйлар сатабыз. Итле, яшелчәле яки татлы тутырмалар кулланабыз. Иртәнге аш, төшке аш вариантлары бар. Һәрбер тутырма бер илгә туры килә, мәсәлән, Италия, Франция, Япония. Әлбәттә, традицион кыстыйбый да бар. Яңа кыстыбыйларны кешеләр гадәттә ярата, көн саен яңа төрлене ашап карыйлар. Кайберәүләр "кыстыбыйны нишләттегез" дип тәнкыйтьлиләр, ләкин без татар милли ашлары алга барырга тиеш дип уйлыйбыз. Нинди яңалык булса да, ул ашларыбызга яңа сулыш кертә. "Түбәтәй"нең максаты – татар ризыкларын ингредиентлары, тәме, тышлыгы белән да үстерергә.

XS
SM
MD
LG