Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар теле һәм әдәбияты бәйгесендә быел азрак бала катнашты


Бәйгедә беренче урынны алучылар
Бәйгедә беренче урынны алучылар

Уфада татар теле һәм әдәбиятыннан республиканың мәктәп укучылары арасында чираттагы бәйге узды. Башка елларда бәйгедә ике йөзгә якын бала катнашкан булса, быел 110нан артык укучы катнашты. Оештыручылар моны һава шартлары һәм грипп кизүе башлану белән бәйләп аңлатты.

Бәйгедә 9-11нче сыйныфларда укучы балалар катнашты. Чара быел да Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать интернат-гимназиясендә үтте. Олимпиада 9 гыйнвар ачылды. Беренче көнне текстларга әдәби һәм тел ягыннан анализ ясау бәйгесе узды. Кич балалар республика югары уку йортларының татар бүлекләре галимнәре белән очрашты. Анда татар бүлекләрендәге белем бирү, студентлар тормышы турында кызыклы сөйләшү узды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

10 гыйнвар көнне инша язу һәм текстлар белән эшләү буенча бәйге узды. Кич татар матбугаты, атап әйткәндә, “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” журналы хезмәткәрләре, Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе вәкилләре һәм яшь язучылар белән очрашу узды. Анда татар басмалары эшчәнлеге, республикадагы татар әдәбияты турында сүз барды. Шагыйрьләр шигырьләрен укып ишеттерде. Балалар күңеленә аеруча яшь шагыйрь һәм галим Руслан Сөләйманов, яшь шагыйрь Нурлан Ганиевның чыгышлары хуш килде. Очрашуда Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы галиме, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина укучыларга бүгенге көндә ни өчен туган телдә укуны дәвам итәргә кирәклеген сөйләде. Киләчәктә төп коралның тел булачагы, туган телне белмәгән кешенең камил дип аталырга да хакы булмавы турында билгеләде. Чыгышын ул милли шигырьләр уку белән тәмамлады.

11 гыйнвар олимпиаданы ябу тантанасы узды. Анда бәйгегә йомгак ясалды. Йомгаклау тантанасында Башкортстан мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева республика мәктәпләрендә 6 телдә укытылу, 11 телне өйрәнү оештырылуын әйтеп, Русиядә күп телләрдә белем бирүдә Башкортстанның алдынгы төбәк дип атады. Милли телләргә игътибар зур булуы сәбәпле, тигезлек, дуслык хөкем сөрүен ассызыклады.

Мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева
Мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева

Бәйге 9, 10,11нче сыйныфларда урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак өйрәнүчеләр һәм татар мәктәпләрендә укучылар аерым төркемнәргә бүленеп, ягъни алты төркемдә узды. Һәр төркем буенча беренче, икенче һәм өченче урыннар игълан ителде. Икенче, өченче урынны алучыларга бүләкләрне бәяләмә төркеме әгъзалары: Башкортстан дәүләт педагогия университеты, Башкортстан дәүләт университеты һәм аның Стәрлетамак бүлекчәсе галимнәре тапшырды. Беренче урынны алучыларга мәгариф министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Римма Үтәшева, Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов тапшырды.

Благовар районыннан килгән Карина Зарипова җырлый
Благовар районыннан килгән Карина Зарипова җырлый

Татар милли оешмаларыннан бүләкләү бик зәгыйфь булды. Укучыларга бары тик татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Хәзинә”оешмалары бүләкләре генә тапшырылды. 111 баланың 30ына мактау кәгазьләре тапшырылды. Калган балаларга истәлеккә бер бүләк тә тапшырылмады. Җиңүчеләргә бирелгән бүләкләр дә башка еллардагыдан шактый арзанлы иде. Ике дистәгә якын татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре туган телен үзләштерүдә зирәклек күрсәткән балаларга ни дә булса ярдәм итү ягын карамады.

Урыс мәктәпләре арасында Стәрлебаш, Краснокама һәм Бакалы районы укучылары җиңүгә иреште. Татар мәктәпләре арасында иң-иңнәр булып Краснокама, Бүздәк һәм Кушнаренко районнары укучылары танылды.

"Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә әле дә кытлык"

Олимпиаданы ябу тантанасы укучылар тарафыннан әзерләнгән мәдәни чара белән үрелеп барды. Тамашачылар күңеленә Карамова Зарина, Энҗе Фәтхетдинова башкаруындагы җырлар, Алсу Мөгътәбәрованың сәнгатьле итеп шигырь сөйләве аеруча хуш килде.

Башка елларда бәйгедә ике йөзгә якын бала катнашкан очраклар да бар иде. Бәяләмә төркеме җитәкчесе, Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Илшат Насипов быел сафларның кимүен шуның белән аңлатты:

Илшат Насипов
Илшат Насипов

“Олимпиадада 110нан артык укучы катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп иде. Ләкин ни өчендер балалар чарага килә алмады. Моңа мин һава шартлары һәм грипп кизүе башлануы сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Бәйгедә катнашырга гариза җибәреп тә, бер генә баланы җибәрә алмаган районнар да бар. Без киләчәктә милли-мәдәни мохтариятнең бер утырышын олимпиада мәсьәләсенә багышларга килештек. Район мәгариф бүлекчәләренә җәмәгатьчелек фикерен җиткерү уңай нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм.”

Укучыларны бәйгегә өч дистәгә якын укытучы алып килгән иде. Кыйгы районы Югары Кыйгы лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллина туган тел укытудагы проблемнарны атап шулай диде:

Җәмилә Хөрмәтуллина
Җәмилә Хөрмәтуллина

“Татар телен һәм әдәбиятны укытуда бүгенге көндә барысы да ал да гөл дип әйтүе кыен, чөнки 40 еллык педагогик эшчәнлегем чорында иң кыены дәреслекләр җитешмәү булды. Бәлки без үзәктән читтә булгангадыр, башка районнар мондый мохтаҗлык кичермидер. Тормышыбыз алга барган бүгенге көнне татар теле һәм әдәбиятыннан да,башка телләр кебек, хәтта алар белән ярыша-ярыша матур дәреслекләр чыгарылсын иде. Урыс теле һәм әдәбиятын укытуда шундый матур күренешләр бар, аларның альтернатив дәреслекләр белән файдану, сайлап алу мөмкинлеге бар. Алар төбәктә укучыларның белемнәрен өйрәнеп, телгә карата мөнәсәбәтләрен искә алып үзләренә тиешле дәреслекләр сайлап алу мөмкинлегенә ия. Безнең татар теле мондый мәсьәләдә бик ерак тора. Бездә хәтта бердәнбер булган тел һәм әдәбият китапларына да ихтыяҗ зур.”

Татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгенең бу 24нче тапкыр узуы. Аның төп максаты – татар теленә, әдәбиятына һәм мәдәниятенә карата кызыксыну, хөрмәт уяту, мәхәббәт тәрбияләү, гомумән, бу өлкәдә сәләтле укучыларны ачыклау, аларны югары уку йортларының татар бүлекләренә укырга килергә әзерләү. Җиңүчеләр Казанда узачак бәйгедә катнашачак.

XS
SM
MD
LG