Accessibility links

Миңтимер Шәймиев Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл куюны хуплады


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, беренче чиратта, Казан ханнарының калдыкларын җирләү кирәклеген белдерә, аннары инде Олуг-Мөхәммәдкә һәйкәл куюны да хуплый.

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Казан ханлыгына нигез салучы дип саналган Олуг-Мөхәммәд ханга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады. Шәймиев бу хакта Коммерсант газетасына биргән интервьюда белдергән.

"Беренче чиратта Казан ханнарының калдыкларын җирләү мөһим, алар хәзерге вакытта Казан Кремленең археология лабораторияләрендә саклана. Моның өчен "Изге Болгар җыены"на кунаклар килгәндә уңайлы вакыт булыр иде. Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимнәре дә бар. "Нишләп әле юк?" дип әйтер идем", ди Миңтимер Шәймиев.

Татар җәмәгатьчелеге, шәхсән күренекле татар рәссамы, Казан метросының "Тукай" станциясен бизәүче Рифкать Вахитов берничә ел инде Олуг-Мөхәммәдкә һәйкәл кую мәсьәләсен күтәреп килә.

Рифкать Вахитов берничә ел элек Олуг Мөхәммәд рәсемен ясаган
Рифкать Вахитов берничә ел элек Олуг Мөхәммәд рәсемен ясаган

"Безнең бай тарихыбыз бар. Кызганыч, шәһәрнең милли йөзе күренми. Безгә туристлар су урынына агыла, ә тарихны күрсәтер һәйкәлләр юк. Шул нияттән, мин Олуг-Мөхәммәдкә атлы һәйкәл кую тәкъдиме белән президентка да чыктым. Аның эскизын ясадым. Мин Европада күп сәяхәт иттем. Барлык шәһәрләрдә диярлек биш-алты атлы һәйкәл очрады, ә безнең Казанда берәү дә юк. Олуг-Мөхәммәд проекты чынга ашса, ул Кол Шәриф һәм Сөембикә манарасыннан соң, татарның өченче символы булып торыр. Ул Казанның сакчысы, шәһәрнең татар каласы икәнен күрсәтер иде", дигән иде Азатлыкка Вахитов.

XS
SM
MD
LG