Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов төбәкләрне талау сәясәтенә кабат ризасызлык белдерде


Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кудрин Гайдар җыенында. Мәскәү, 12 гыйнвар 2017
Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кудрин Гайдар җыенында. Мәскәү, 12 гыйнвар 2017

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган Гайдар җыенында, төбәкләргә субсидияләрне башкаларның дотациясен кисеп түгел, ә федераль казнаны баету юлы белән бирергә кирәк, дип белдерде.

"Бәлки, безгә федераль бюджетка күбрәк акча җыю турында уйларга кирәктер? Кемнәндер тартып алырга түгел? Бәлки, икътисад үссен дип эшләргәдер?" диде Миңнеханов Гайдар җыены кысаларында узган "Яңа төбәк сәясәте" сөйләшүендә. Татарстан президенты бу сүзләрне утырыш модераторы Алексей Кудринның төрле тармакларга бирелә торган субсидияләрне кыскартып, акчаларны төбәкләргә җибәрү турындагы тәкъдименә җавап итеп әйтте.

"Татарстанның Универсиадан соң зур кредит [бурычлары] калды. Русия финанслар министрлыгы каршында бөтен бурычларны каплап барабыз. Әгәр акчаларны тартып алсалар, аны ничек түләргә?", ди Татарстан президенты.

Миңнеханов бай төбәкләрнең акчаларын тартып алып, фәкыйрь төбәкләргә таратуны тәнкыйтьләп әйткән шау-шу куптарган сүзләренә дә тукталып үтте.

Бизнес-Online видеосы

"Бу бар кешегә дә ошамады. Ләкин мин үз төбәгем мәнфәгатеннән чыгып сөйләдем. Нинди дә булса җирлек белән идарә итәр өчен син кадрлар белән идарә итәргә тиеш һәм синдә акча булуы зарур. Әгәр кайсы да булса инструмент юк икән, схема эшләмәячәк", ди Миңнеханов. Шулай ук ул илне федераль үзәк, субъект һәм муниципалитетка бүлүне дә тәнкыйтьләде. "Гади кешегә барыбыер – ул хакимиятне генә күрә" диде ул.

"Ил нигезе – төбәкләр. Көчле төбәкләр – көчле ил. Әгәр мотивация булмый икән, әгәр инвестицияләр булмый икән, илне ничек үзгәртәсе?" дип тә сорады президент.

"Сез үз иллюзияләрегез белән яшисез"

Әлеге фикерне Миңнеханов Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Александр Цыбульскийга да җиткерде.

Бизнес-Online видеосы

"Цыбульский – яхшы кеше. Ләкин аны бераз төзәтеп җибәрергә кирәк. Сез үз иллюзияләрегез белән яшисез. Яшәү дәрәҗәсен түбәнәйтергә безнең хокукыбыз юк. Сез тоттыгыз да, акчаларны алдыгыз. Мин аңлыйм, [башка] төбәкләргә ярдәм итәргә кирәк. Ләкин шулкадәр сумманы тартып алырга. Бу бит миңа кагылмый, бу республикада яшәүче дүрт миллион кешегә кагыла. Һәм мин әлегә бу республика өчен җаваплы, бу хакта әйтми кала алмыйм. Бу беркемгә дә ошамый. Ошыймы, юкмы, бу хакта барыбер әйтәчәкмен", диде Миңнеханов Мәскәүдә.

Ул алкогольле эчемлекләрнең канунсыз әйләнешенә кагылган кануннарны кырыслатырга һәм ташламаларны бүлү вәкаләтләрен төбәкләргә бирергә тәкъдим итте.

"Керем, җир, транспорт салымнарына ташламаларны ничек бүләсен федераль җыен кабул итә. Гомумән алганда, бу 35 млрд сум. Бездән беркем дә сорап тормый. Без монда кемгә күпме бирергә кирәк икәнен яхшырак беләбез”, диде Миңнеханов.

Миңнехановны Калуга губернаторы хуплады

Гайдар җыенында Татарстан президенты фикерен Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов та хуплады. Ул да федераль үзәкнең төбәкләргә карата бюджет сәясәтен тәнкыйть итте. Аның фикеренчә, бюджетка үзгәрешләр кертергә кирәк.

Артаманов фикеренчә, инвестицияләр кабул итәргә, икътисадны үстерергә мөмкинлек тапкан төбәкләр белән алдан ук килешергә кирәк. Бу проектларга федераль үзәк акча бирми, әмма төбәк инвесторларны кабул итү өчен чыгымлана, кредитлар ала. Кредитларга процентларны төбәк түли, ә бу инвестицион мәйданчыктан табышны федераль бюджет ала.

Губернатор үз өлкәсен мисал итеп китерде – индустриаль парклар төзү өчен федераль үзәк бер тиен дә акча түләмәгән, әмма салымнар белән 272 млрд сум акча алган. Ә төбәк бюджетына 39 млрд сум кергән.

"Төбәкләрдән эшләгәнен тартып алырга түгел, алар мөмкин кадәр "донор" булсын өчен тырышырга кирәк", ди Артомонов.

Белешмә. Быел Гайдар җыены 12-14 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә президент академиясендә уза. Ел саен оештырылучы әлеге халыкара фәннә-гамәли конференциядә бөтен дөньядан экспертлар катнаша. Җыен 1990нчы елларда икътисади реформаларга нигез салучы галим-икътисадчы Егор Гайдар истәлегенә багышлана һәм 2010 елдан бирле уздырыла.

XS
SM
MD
LG