Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөфти вазифасына намзәтләр тәкъдим итү башланды


Татарстанның хәзерге мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстанның хәзерге мөфтие Камил Сәмигуллин

13 гыйнвардан Татарстан мөселманнарының диния нәзарәтендә республика мөфтие вазифасына намзәтләрдән документлар кабул итү башлана. Сайлау апрель уртасында булырга тиеш.

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте сайтында белдерелүенчә, мөфти вазифасына намзәтләрне җирле мөселман оешмаларының мөхтәсибәт җыелышы тәкъдим итәргә тиеш.

Намзәтләргә аерым таләпләр дә куелган. Аларның дини һәм дөньяви белеме, биш ел дәвамында дини оешмада җитәкчелек итү стажы булырга тиеш. Монна тыш, намзәтләрнең хөкемгә тартылмаган булуы зарур.

Мөфти вазифасына дәгъвалаган кешеләр "намуслы, вөҗданлы булырга, бернинди дә сәяси фиркаләрдә тормаска, ямьсез гамәлләр кылмаска тиеш, диелә мөфтият сайты белдерүендә.

Документлар шулай ук мөфти урынбасары вазифасына да кабул ителә.

Бүгенге мөфти Камил Сәмигуллин әлеге вазифага 2013 елның апрелендә дүрт елга сайланган иде.

XS
SM
MD
LG