Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб. Яңа дулкын" финалы шигъри спектакль рәвешендә булачак


19 гыйнварда Галиәсгар Камал театрының Кече сәхнәсендә "Калеб. Яңа дулкын" проекты финалы уза. Биредә тамашачыларга ун яшь шагыйрь һәм биш композитор тәкъдим ителәчәк.

2016 елның 17 ноябрендә "Калеб. Яңа дулкын" иҗади берләшмәсе яшь иҗатчылар өчен "Тавыш" дигән бәйге-тамаша уздырган иде. Жюри ул вакытта 17 шагыйрьдән унысын сайлап алды.

Алар: Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибулллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фаррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рафикова. Бәйгедән соң яшьләр икенче турга әзерләнде, яңа шигырьләр язды, өлкән буын шагыйрьләреннән мастер-класслар алды.

Кичәдә алар Галиәсгар Камал театрының баш реҗиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең укучысы Әминә Миндиярова белән шигъри спектакль күрсәтәчәк. Һәр шигырь гомумспектакль кысаларында театраль миниатюрага әвереләчәк, анда шулай ук Габдулла Тукай шигырьләре, Казанның элеккеге һәм бүгенге күренешләре урын алачак.

Кичәнең музыкаль өлеше өчен композитор Элмир Низамов җавап бирә. Ул кичне сәхнәгә яшь шагыйрьләр белән беррәттән сәләтле композиторлар да чыгачак. Ләйсән Абдуллина, Ильяс Камал, Динә Хәкимова, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина спектакльдә авторлар буларак та, музыкантлар буларак та катнаша.

XS
SM
MD
LG