Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе "Дима Яковлев канунын" хокук бозу дип таныды


"Дима Якволев кануны"на каршы пикет, 2012 елның декабре
"Дима Якволев кануны"на каршы пикет, 2012 елның декабре

Страсбург мәхкәмәсе американнарга Русиядән асрамага бала алуны тыюга каршы мөрәҗәгатьне карады. "Дима Яковлев кануны" аркасында ятимнәрне уллыкка ала алмаган 25 американ гаиләсенә Русия барлыгы 75 мең евро компенсация һәм 14,5 мең доллар мәхкәмә чыгымнарын түләргә тиеш булачак.

Еропа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Дима Яковлев кануны" Русия балаларын асрамага алуда американнарны дискриминацияли дип таныды. 16 мөрәҗәгать нигезендә чыгарылган карар Страсбург мәхкәмәсенең сайтында 17 гыйнварда дөнья күрде.

Карарда һәр гаиләгә өч мең евро күләмендә компенсация түләнергә тиешлеге язылган.

Моннан тыш, Русия ул гаиләләрнең мәхкәмәгә киткән чыгымнарын да капларга тиеш булачак. Тулаем алганда, мәхкәмә чыгымнары 14,5 мең доллар тәшкил итә.

АКШның төрле штатларыннан 45 кеше Европа мәхкәмәсенә гариза белән мөрәҗәгать иткән иде. Ул американнар Русия төбәкләреннән 27 бала алырга планлаштырган булган. Эш материалларына карагада, алар тиешле документларны 2010 елдан 2012 елга кадәр җыйганнар. АКШ ватандашлары асрамага алырга җыенган балаларның күбесе авыру, аларга махсус медицина ярдәме таләп ителә. Балалар арасында ВИЧ-инфекциялеләр дә булган.

Америка гаиләләренә Русия җитәкчеләре уллыкка алырга яраклы булулары турында да белдергән булган, американнар балалар белән очрашырга, балалар инде аларга күнегергә дә өлгергән, диелә эш материалларында. Бер баланың абыйсы инде америка гаиләсенә асрамага алынган була, энесен дә алырга җыенганнар.

2012 ел ахырына ул гаиләләр бөтен шартларны үтәп, уллыка алу эшен тәмамлау алдында торганнар. Ләкин ул вакытта "Дима Яковлев кануны" кабул ителде. Русия мәхкәмәләрендә бу канунны шикаять итә алмагач, АКШ ватандашлары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Американ ватандашларына Русия балаларын асрамага бирү 2013 елның 1 гыйнварында гамәлгә кергән "Дима Яковлев кануны" белән тыелды.

XS
SM
MD
LG