Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:21

АКШ сенаторы Джон Маккейн Русия президенты Владимир Путинны Хәлебне бомбалаулары өчен хәрби җинаятьче дип атый һәм тагын берничә сенатор белән Русиягә карата чикләүләр турында яңа канун өлгесе тәкъдим итәргә җыена.

Америка сенаторларының ике фирка төркеме АКШ президенты Дональд Трампка Конгресс рөхсәтеннән башка Русиягә карата чикләүләрне бетерергә комачауларга җыена. Бу хакта сенаторлар Чак Шумер (демократ) һәм Джон Маккейн (республикан) белдерә.

Алар фикеренчә, Трамп Владимир Путин белән Русиягә карата чикләүләрне йомшарту турында килешү төземәсен өчен барысын да эшләргә кирәк. Узган атнада Трамп, Русия үзенең атом-төш коралларын киметкән очракта, кайбер чикләүләрне йомшарту мөмкинлеге турында белдергән иде.

Маккейн белән Шумер үз чыгышларында әлеге адымга каршы булуларын әйтте һәм якын араларда махсус канун өлгесе тәкъдим итәчәкләрен белдерде. Сенаторлар Бен Кардин (демократ) һәм Линдси Грэм (республикан) да андый канун өлгесен хуплаячак.

Сенатор Шумер сүзләренчә, чикләүләрне бетерү Русия, Кытай һәм Иран өчен Америка сайлауларына тыкшынуга һәм башка "начар эшләр" башкаруга "яшел ут" булып торачак. Әлеге канун өлгесен ике фирка дә хуплар дип өметләнә Шумер.

Маккейн Русиягә карата чикләүләрне арттырырга кирәк ди. "Без аларны йомшартырга тиеш түгел", ди ул. "Әгәр чикләүләрне сакламасак һәм хәтта арттырмасак, хәрби җинаятьче Владимир Путинга этәргеч кенә булачак", дип белдерә сенатор. Русия очкычлары Хәлебтәге хастаханәләргә һөҗүм итә һәм гаепсез кешеләрне, хатын-кызларны һәм балаларны үтерә икән, бу хәрби җинаять дип атала, ди Маккейн.

Сенаттагы күпчелек (республиканнар) җитәкчесе Митч Макконнеллның әлеге канун өлгесен тавыш бирүгә чыгарачагы-чыгармаячагы әлегә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG