Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Cенаты комитеты дәүләт секретаре вазифасына Тиллерсон намзәтен хуплады


Рекс Тиллерсон Cенат тыңлауларында
Рекс Тиллерсон Cенат тыңлауларында

АКШ Cенатының Xалыкара мөнәсәбәтләр комитеты Рекс Тиллерсон намзәтен дәүләт секретаре вазифасына хуплады. Шулай итеп, ул әлеге вазифага тагын бер адым атлады – аны хәзер Cенат расларга тиеш.

Exxon Mobil нефть ширкәтенең элекке идарәчесе Рекс Тиллерсон намзәтен дәүләт секретаре вазифасына дүшәмбе АКШ Cенатының Xалыкара мөнәсәбәтләр комитеты хуплады. Хәзер ул тулы Cенат хуплавын узарга тиеш. Сенатта исә күпчелекне президент Дональд Трампның республиканнар фиркасе вәкилләре тәшкил итә.

Тиллерсон өчен тавыш бирер алдыннан комитетта зур бәхәсләр купты. Нәтиҗәдә 11 сенатор "әйе" дип тавыш бирде, унысы каршы чыкты. Хәлиткеч тавышны республикан Марко Рубио бирде. Моңа кадәр ул Тиллерсонның Русия президенты Владимр Путин белән мөнәсәбәтләренә бәйле борчу белдергән иде. Күрәсең, Рубиога тагын ике республикан Джон Маккейн белән Линдси Грэмның "Тиллерсон американ мәнфәгатьләрен нәтиҗәле кайгыртучы булырга мөмкин" дигән сүзләре тәэсир иткән.

Демократ сенатор Бен Кардин Тиллерсонга каршы тавыш бирде. Тиллерсон Русиягә каршы кертелгән чикләүләргә карата үз фикерен әйтмәде һәм "Кушма Штатлар теге яки бу илгә икътисади ярдәм итәргә тиешме?", дигән сорауга җавап бирмәде, ди Кардин.

Рекс Тиллерсонга 64 яшь. Элегрәк ул Exxon Mobil нефть ширкәтенең җитәкчеләр шурасы рәисе булды.

Көнбатышта Тиллерсонны Владимир Путин белән "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинның дусты дип атыйлар. Exxon Mobil ширкәтендә эшләгәндә ул Русия белән мөнәсәбәтләрне яклады һәм Русиядән Дуслык ордены да алды. Шул ук вакытта Тиллерсон Русиянең Кырымны аннексияләвен хөкем итте.

XS
SM
MD
LG