Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артем Хохорин: "Кайбер мөселманнар дөньяви мәктәпләрдән баш тартып, өйдә укуга күчә"


Артем Хохорин
Артем Хохорин

Татарстан эчке эшләр министры белдерүенчә, өй шартларында яки хосусый белем бирү оешмаларында укытучы "мөгаллимнәр еш кына үзләре дә радикал була".

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясе утырышында республикада кайбер укучылар дөньяви белем бирүче мәктәпләрдән баш тартып, өйдә яки хосусый белем бирү урыннарында укый дип белдерде.

"Чаллы, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләрендә кайбер мөселман җәмгыятьләрендә радикал идеяләр тарату омтылышлары дәвам итә. Сәләфи идеология тарафдары булган ата-аналары кушуына карап, балаларның дөньяви мәктәпләрдән баш тарту очраклары теркәлде", ди министр.

Хохорин сүзләренчә, өй шартларында яки хосусый белем бирү оешмаларында укытучы "мөгаллимнәр еш кына үзләре дә радикал була".

Моннан тыш, Артем Хохорин "Хизб ут-Тәхрир" оешмасындагы 30 кешегә карата 13 җинаять эше ачылганын да хәбәр итте.

Сүрия сугышында катнашкан затларга 26 җинаять эше кузгатылган, Сүриядән кайткан сигез Татарстан кешесенең җидесе хөкем ителгән, берсе эзләүдә диелде.

XS
SM
MD
LG