Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев вәкаләтләренең бер өлешен хөкүмәт һәм парламентка тапшырырга җыена


Нурсолтан Назарбаев
Нурсолтан Назарбаев

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзенең президент вәкаләтләренең бер өлешен парламент һәм хөкүмәткә тапшырырга җыена. Конституциягә үзгәрешләр кертү проекты референдумга чыгарылачак.

Телевидение аша халыкка мөрәҗәгате вакытында Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев хакимият тармаклары арасында "баш арбитр" булачакмын һәм тышкы сәясәт, дәүләт иминлеге, Казакъстанның саклану өлкәсе белән шөгыльләнәчәкмен, дип белдерде. Башка тармаклар өчен, шул исәптән социаль-икътисад мәсьәләләренә парламент һәм хөкүмәт җавап бирәчәк.

Бу турыда үзгәрешләр тәкъдиме парламентка кертеләчәк. Реформаның өлгесе матбугат чараларында тулысынча дөнья күрәчәк. Үзгәрешләргә карата җәмәгатьчелек үз фикерен белдерә алачак, диелә.

Нурсолтан Назарбаев Казакъстанны 1989 елдан бирле идарә итә. Аңа 76 яшь. 2015 елның апрелендә ул бишенче тапкыр президенты булып сайланды.

XS
SM
MD
LG