Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 17:49

Милләтнең бүгенге хәлен Мәскәү белән бәйрәм-бәйрәм уйнап йөргән татар түрәләре аңлыймы икән? Алар пешеп үлгән бака хәлендә калмаслармы? Милләтнең бүгенге чын хәле.

Безнең бүгенге чын хәлебезне күз алдына китерү өчен бер кыйсса сөйләп үтәм. Мәктәптә бака белән сынау уздыралар икән. Башта баканы кайнап торган суга салганнар, пешүгә чыдый алмыйча, бака савыттан сикереп чыгып качкан. Аннан соң баканы салкын суга салганнар, бака качмаган, чөнки мондый суда аңа куркыныч булмаган. Шуннан соң бака салынган сулы савытны астан ут белән әкрен генә җылыта башлаганнар. Бака качмаган, чөнки су әле аның тәнен пешерерлек булмаган. Утны әкренләп көчәйтә-көчәйтә суны кайнар хәлгә җиткергәннәр. Бака качмаган, чөнки аның тәне бу җылылыкка әкренләп ияләнгән, пешә башлаганда инде чыгып качарлык хәле калмаган булган...

Милләт казаны астына төрткән ут кызганнан-кыза барачак, аннан инде сикереп чыгарга мөмкинлек булмаячак

Без дә хәзер шул бака хәлендә. Әгәр безгә татар милләтен дөньядан юк итәбез дип ачыктан-ачык әйтсәләр, явыз урыс патшалары заманындагы кебек көчләп чукындырсалар, чиркәү-төрмәләргә ябып, мәҗбүри урыс ясасалар, физик яктан юк итсәләр, без бетәсебезне сизенеп, кара урманнарга качып булса да исән калырга тырышыр идек. Хәзер турыдан-туры алай эшләнми, әмма нәтиҗә салкын суга салып әкренләп пешеп үлгән бака хәлендә буларга мөмкин. Безгә, татарларга, менә бит милли республикагыз бар, мәктәпләрдә татар теле дәресе керә, җырлыйсыз-биисез, мәчетләрегез эшләп тора, диләр. Ә үзләре астан утны әкрен генә көчәйтәләр, һәркөн татар халкының, Татарстанның берәр хокукын тартып алалар. Бердәм дәүләт имтиханын сылтау итеп мәктәпләрдән татар телен куып чыгардылар, югары уку йортларында татарча укытуны бетерделәр, инде үзләренең кара кулларын татар хатын-кызларының ак яулыкларына сузалар, аларны җиргә салып таптарга җыеналар. Татарстаннан тиенләп җыелган һәм Мәскәүгә озатылган салымнарның миллиардлаган сумын оялмыйча басып калалар һәм ач урыс өлкәләренә бирәләр. Әкренләп милли республикаларга да кизәнә башлаячаклар, чөнки бу Мәскәүне стратегик планында бар. Шулай итеп, милләт казаны астына төрткән ут кызганнан-кыза барачак, аннан инде сикереп чыгарга мөмкинлек булмаячак.

Моны без инде бүгеннән аңлыйбыз, ә һаман Мәскәү белән бәйрәм-бәйрәм уйнап йөргән татар түрәләре аңлыймы икән? Аңлап бетергәндә пешеп үлгән бака хәлендә калмаслармы икән?

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG