Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан студентлары Мәскәүгә күпме салым түләргә әзер?


Татарстан студентлары Мәскәүгә күпме салым түләргә әзер?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:32 0:00

Татарстан студентлары Мәскәүгә күпме салым түләргә әзер?

25 гыйнвар Казанда "Пирамида" залында республикакүләм "Ел студенты-2016" тантанасы узды. Без анда катнашкан студентларга “Татарстан җитәкчелегендә булсагыз җирле, федераль салымнарны ничә процент итеп түләр идегез?” дигән сорау бирдек.

Студентлар көнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Бүген студент, иртәгә – президент!” дип котлаган яшьләргә “Сез Татарстан җитәкчелегендә булсагыз җирле, федераль салымнарны ничә процент итеп түләр идегез?” дигән сорау бирдек.

Әмма Татарстан түрәләре әйткәнчә, илнең киләчәген төзисе егетләр-кызларны әлеге сорау аптырашта калдырды, студентларның күбесе төгәл җавап бирә алмады.

КФУның татар журналистикасы кафедрасы студенты, быелгы студентлар бәйгесендә “Ел журналисты” номинациясендә җиңүче Регина Шиһабетдинова фикеренчә, элекке система белән эшчәнлек алып барылса, ягъни салымнарның күп өлеше Татарстанда калса, республика тагын да алга барыр иде. Тик 4нче курс студенты төгәл процент әйтә алмады, “Бу сорау минем өчен бик катлаулы, компетент түгелмен”, диде ул.

Президент премиясенә лаек булган һәм "Студентларның иң яхшы хезмәт күрсәтү отряды" номинациясендә җиңү яулаган Казан кооператив институтының студентлары командасының җитәкчесе Алия Нуруллина безнең сорауга: “Иң мөһиме – якыннарыбыз исән-сау булсын, ә салымнарны ничек тә түләрбез”, дип кенә китергә теләгән иде. Конкрет саннар атауны сорагач, "60-40", дип җаваплады, ягъни салымнарның күп өлешен Татарстанда калдыруны хуп күрде 5нче курс студенты.

Волонтер егет Максим бик озак уйланулардан соң 50 процентны Татарстанда калдырырга булды. Башта аның гомумән салымнар турында берни белмәве күренде, без күпмедер мәгълүмат биргәч, КАИда укучы студент “алтын урталык”ны сайлады.

Студентлар бәйрәмендә чыгыш ясаучы Шаяннар һәм тапкырлар клубы егетләре салымга бәйле сорауга, “Федарль үзәккә бөтен гомеребезне дә бирер идек, ләкин бөтенесен биреп булмас бит, Путин абый”, дип шаяртып кына котылмакчылар иде, конкрет сорагач, 67 процентын Мәскәүгә бирергә карар кылдылар.

“Иҗади шәхес” номинациясендә катнашучы КФУның 4нче курс студенты Вәгыйз Әюпов булачак икътисадчы җавап бирүчеләр арасында иң юмарты булды. Башта елмаеп Мәскәүгә 100% бирер идем диде. Кабатлап сорагач, Татарстан президенты булырга хыялы барлыгын искә төшерде һәм 80 процентын Татарстанда калдырырга тәкъдим итте. “Федерал үзәккә 20 процент җитәр” диде егет.

Студентларның күбесе Татарстанның икътисади тормышы белән таныш түгел. Җавап бирүчеләрнең берсе дә Мәскәүгә салымнарның күпме өлеше китүе турында бөтенләй белми дигән хис калды. Күпчелек җавап бирүчеләр бүгенге хәл белән таныштыргач кына процентларны әйтә алды.

Кунаклар арасында дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, президент ярдәмчесе, депутат, башка түрәләр бар иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә китү сәбәпле тантанага килә алмаган.

Ел студенты исемен Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте. 2016 елның иң яхшы студенты һәм гран-при иясе дип КФУ студенты Нәфис Сираҗетдинов табылды.

“Ел студенты-2017” сәхнәсендә татар теле бик аз яңгырады. Түрәләр дә студентларны гел урыс телендә котладылар. Татар сүзләрен әллә нигә бер генә кыстырып алдылар. Бу чарада катнашкан “Сәләт” фонды башкарма мөдире, “Ел студенты”нының жюри әгъзасы, аны студентлар өчен Оскар бүләге белән чагыштырган Тимур Сөләйманов, студентлар бәйрәмен оештыручыларга Татарстанның дәүләт телендә, татарча да алып барырга кирәклеген әйтәчәкмен дип вәгъдә бирде.

XS
SM
MD
LG