Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян өлкәсе мәктәпләрендә яулыкларны салырга мәҗбүр итәләр


Ульян өлкәсе мәгариф министрлыгының мәктәпләрдә яулык ябып йөрүне тыю турында хаты
Ульян өлкәсе мәгариф министрлыгының мәктәпләрдә яулык ябып йөрүне тыю турында хаты

Мәктәптә яулыклар белән көрәшү шаукымы Мордовиядән Ульян өлкәсенә күчте. Өлкә мәктәпләрендә тикшерүләр узганы һәм берничә авылда яулык ябып йөрүче укытучылар барлыгы ачыкланган. Мәктәпләргә "дин билгеләрен" кертмәскә кушлыган.

Азатлык кулына өлкәнең мәгариф министрлыгы чыгарган, гомум белем бирү департаменты мөдире Ольга Касыймова имзалаган эчке документ килеп эләкте. Анда өлкә мәктәпләрендә узган тикшерү турында язылган. Тикшерү вакытында өлкәнең дүрт авылында дүрт укытучының дәресләргә яулык бәйләп йөрүе ачыкланган. Бу хәл Нугай иле, Татарские Горенки, Радищев урта мәктәпләрендә һәм Карасун авылы балалар бакчасында күзәтелгән.

Ульян өлкәсендә дини киемнәр һәм дин билгеләрен мәктәпкә кертмәскә дигән карар 2014 елда ук кабул ителгән булган. Яулык та, "дини баш киеме" буларак, укучы кызларга тыелган. Әмма бу карар укучыларга гына кагыла, ә укытучыларга хиҗаптан йөрүне тыймый.

"Яулык, хиҗап кебек үк, кыз бала өчен аның нинди дингә каравын күрсәтергә теләве, һәм ул дини мәгънәгә ия. Шуңа күрә өлкә хакимияте карарына күрә, мәктәп мөдире укучы кызга дәресләргә яулык киеп килүне рөхсәт итә алмый. Мәктәп мөдирләренә канун бозуны булдырмас өчен күрелүче чаралар турында өлкә мәгариф министрлыгына мәгълүмат җибәрергә киңәш ителә", диелгән хатта. Яулык белән көрәш нәтиҗәләре турында хисап җибәрү өчен электрон адрес та күрсәтелгән.

Нугай иле авылы Ульян өлкәсендә иң борынгылардан санала. Тарихи чыганакларда бу авыл беренче тапкыр 1614 елда искә алына. Ягъни ул өлкә башкаласы Сембердән дә өлкәнрәк булып чыга. Авылда мәктәп 1839 елдан бирле эшли. Аңа кадәр авылның өч мәчете каршында өч мәдрәсә эшләгән.

Узган елның җәендә Ульян өлкәсе Бөтенрусия авыл Сабантуен кабул итте. Бәйрәмгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Чарада өлкә губернаторы Сергей Морозов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты. Ә Ульян өлкәсеннән Русия Думасында депутат булып утырган танылган хоккейчы Владислав Третьяк, башына татар түбәтәе киеп, бәйрәм кунакларын татарча "Бәйрәм белән!" дип тә сәламләгән иде.

XS
SM
MD
LG