Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның БМОдагы вәкиле Кырым Украинага кайтарылганчы Русиягә карата чикләүләрне алмаска чакыра


Никки Һейли
Никки Һейли

АКШның БМО Иминлек шурасындагы яңа даими вәкиле Никки Һейли пәнҗешәмбе узган утырышта Русиянең Украинага карата кылган гамәлләрен кискен хөкем итеп чыгыш ясады.

АКШның БМОдагы вәкиле Никки Һейли Русиягә карата чикләүләр Кырым Украинага кайтарылганчыга кадәр сакланырга тиеш, дип белдерде. "Кырым – ул Украинаның бөр өлеше. Безнең тарафтан Кырымга бәйле кертелгән чикләүләр Русия ярымутрауда контрольне Украинага кайтарганчыга кадәр үз көчендә калачак", диде Һейли БМОның Иминлек шурасы утырышында.

Моннан тыш, Һейли Русияне Украинадагы низагны тагын яңартуда гаепләде. "Без Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга телибез. Ләкин Украина көнчыгышындагы коточкыч хәлләр аркасында Русия гамәлләрен хөкем итәргә туры килә", ди ул.

БМОда Русия вәкиле Виталий Чуркин исә низаг эскалациясе өчен гаепне Украина ягына аудара. "Украина низагны хәрби юл белән чишәргә тырыша", ди Чуркин.

Дональд Трамп хакимияте кешесенең Русиягә карата шундый кискен чыгышын БМОда Британия илчесе Мэтью Райкрофт хупап чыкты. Ул үзенең Твиттерында "БМО Иминлек шурасында Никки Хейлиның беренче чыгышы бик яхшы. Русия Кырым контролен Украинага кайтарганчыга кадәр санкцияләр үз көчендә калырга тиешлеге белән тулысынча килешәбез", дип язды.

Пәнҗешәмбе CNNга интервьюда республикан сенатор Марко Рубио АК йортны Украинага хәрби корал белән ярдәм итәргә чакырды һәм "Владимир Путинның Украина халкына каршы агрессиясе ачу китергеч", дип билгеләде.

2 февральдә Америка финанс министрлыгы Русия федераль иминлек хезмәтенә карата кайбер чикләүләрне алу турында документ чыгарды. Америка ширкәтләренә махсус хезмәтләр белән алардан кирәкле лицензияләр һәм сертификатлар алу өчен хезмәттәшлек итәргә рөхсәт бирелә. Шул ук вакытта Ак йортта АКШ Русиягә карата санкцияләрне йомшартмый, ә бары тик төрле сәнәгать өлкәләре өчен кайбер чыгармаларны" гына ачыклый, дип белдерәләр.

XS
SM
MD
LG