Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Qullar студиясе татар исемле йорт җиһазлары ясый


Казанда җиһазларына татарча исемнәр бирүче Qullar дизайн-студиясе эшли. "Яшен" һәм "Яз" урындыклары, "Керпе" люстрасы һәм башка өй җиһазлары, декор әйберләр ясаучы осталар узган ялда күргәзмә оештырды. Азатлык хәбәрчесе "Смена" заманча мәдәният үзәгендә узган күргәзмәгә барып дизайнерлар белән аралашты.

Qullar студиясенең исеме, аңлашылганча "куллар" сүзеннән килә һәм аның төп мәгънәсен чагылдыра – биредә бар нәрсә кулдан эшләнә. Студияне 2014 елда Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлаган Константин Максимов һәм шул ук университетта укучы студент Динислам Хазипов башлап җибәргән. Егетләр металл, агач һәм төрле композит материаллар куллана.

"Яз" урындыклары

Бүген аларның остаханәсендә берничә кеше эшли, алар куллары белән Казанда бик күп креатив студияләр, чәчәк кибетләре, кафелар, офислар өчен җиһазлар җитештерелгән.

"Без башта кечкенә генә остаханәдән башладык, хәзер күләмне үстерә-үстерә кечкенә булса да цехка әйләндек. Ләкин әле дә күп нәрсәне кулдан эшлибез", дип сөйләде Азатлыкка Константин Максимов.

Qullar студиясе ясаган китап киштәләре

"Эшчеләр саны икедән бишкә кадәр артты. Әллә ничә урын алыштырдык, кулланылган материаллар да гел алышынып торды", ди ул.

Qullar-ның сатып алучылары – интерьерны креатив рәвештә бизәргә теләүче өй хуҗалары һәм эшмәкәрләр. Үз коллекциясеннән тыш дизайнерлар клиент теләгән җиһаз да ясый. Сатып алучыны җәлеп итер өчен күргәзмәләр уздыралар.

"Яшен"урындыгы

Максим сүзләренчә, Qullar-ның күргәзмәдә максаты – идеяне күрсәтү. "Без һәр җиһазга, эшләнмәгә билгеле бер фикер салабыз, һәрберсенә презентация ясыйбыз. Кеше реакциясен дә беләсебез килә, мәсәлән, безнең урындыкны өенә куяр идеме?", ди ул.

Qullar кулланучының игътибарын тагын бер ягы белән җәлеп итә. Студия исеме кебек үк, күп кенә җиһазлар татар сүзләре белән аталган. Мәсәлән, "Яшен" һәм "Яз" урындыклары, "Керпе" люстрасы, "Күк" яктырткычы һәм башкалар.

"Керпе" люстрасы

"Без тарихка һәм традицияләргә бай төбәктә яшәвебезгә шатбыз. Татар атамалары бирү бренд исеменнән башланды һәм "Яшьлек" дип аталган безнең беренче коллекциядә җиһаз исемнәре белән дәвам итте. Без, әлбәттә, исем белән генә чикләнмибез. Безнең өчен тагын бер мөһим әйбер – татар орнаментын һәм җиһазны куллану үзенчәлекләрен чагылдыру, берләштерү. Бу инде дәвамлы проект һәм җитди эш таләп итә", дип сөйли Константин.

Qullar студиясе

Дизайнерлар киләчәктә җитештерүне әкренләп арттырып, массакүләм форматка күчеп заманча татар өй җиһазларын чыгарырга ниятли. "Без моның турында күп уйлыйбыз. Бу бер кайчан да "йөзсез" фабрика булмаячак", ди Константин.

XS
SM
MD
LG