Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь губернаторы вазифасыннан китүен белдерде


Виктор Басаргин
Виктор Басаргин

Виктор Басаргинның вәкаләтләре быел май аенда тәмамланырга тиеш иде.

Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргин мөддәтеннән алда үз вәкаләтеннән баш тартуы турында белдерде. "Минем вәкаләтләр мөддәте майда тәмамлана, президентка вакытыннан алда вәкаләтләремнән баш тарту хакында хәбәр итәргә кирәк дип саныйм", диде ул дүшәмбе көнне журналистларга.

"Сентябрьгә кадәр вакыт күп түгел, президент тарафыннан тәкъдим ителгән намзәт Пермь өлкәсе шартларына җайлашырга, аның халкы, төбәкнең сәяси һәм иҗтимагый хәрәкәтләре белән үзара бәйләнеш булдырырга тиеш," дип аңлатты ул.

Басаргин ул намзәтнең исемен атамады. Киләчәк сайлауда катнашырга җыенмыйм, дип белдерде. "Яңа сайлауга бармаска дигән карар кабул иттем. Бу уйланган, үлчәнгән адым", диде Басаргин.

Губернатор киләчәктә ни белән шөгыльләнәчәген ачыкламады, әмма үзен президент такымында дип санавын һәм тәҗрибәсенә ихтыяҗ булачагына өметләнүен белдерде.

"Бәхәссез, 2017 ел – Русиянең дә, Пермь өлкәсенең дә үсешен ким дигәндә 10 елга алдан билгеләячәк ел. Бу җәһәттән, әлеге вакытта өлкәдә сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкның булуы бик мөһим. Бу җәмгыятьне берләштерүдән, төбәкнең бөтен халкы, барлык сәяси, иҗтимагый хәрәкәтләренең бер юнәлештә баруына бәйле", дип өстәде ул.

Басаргин Пермь өлкәсе губернаторы вазифасында 2012 елның маеннан бирле эшләде. Моңа кадәр 2008 елның октябреннән ул Русия төбәкләр үсеше министры иде.

Дүшәмбе "Ведомости" үз чыганакларына таянып язуынча, Басаргиннан тыш, үз вазифаларыннан Рязань, Свердловски, Новгород, Иваново өлкәләре губернаторлары, Карелия һәм Бурятия башлыклары якын араларда китәргә мөмкин. Әлеге төбәкләрдә икътисади проблемнар арткан, ди басма.

XS
SM
MD
LG