Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Навальныйны "Кировлес" эше нигезендә кабаттан гаепле дип таныды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Чәршәмбе Алексей Навальный һәм Петр Офицеровка карата хөкем карары чыкты. Мәхкәмә "Кировлес" эше нигезендә оппозиция вәкилләрен гаепле дип тапты һәм Навальныйны биш ел елга, Офицеровны дүрт елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Киров шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны "Кировлес" эше нигезендәге урлашуларда гаепле дип таныды. Чәршәмбе Алексей Навальный һәм Петр Офицеровка карата хөкем карары чыкты.

Мәхкәмә Навальныйны 5 ел елга, Офицеровны дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Моннан тыш, икесе дә 500шәр мең сум күләмендә штрафка тарттырылдылар.

Узган җомгада якларның фикер алышуы узган иде. Гаепләү ягы Навальный һәм Офицеровны биш һәм дүрт елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итүне һәм 500әр мең сум штраф түләтүне сорады.

Навальный Твиттерда хөкемдарның сүзләре үзенә һәм Офицеровка 2013 елда чыгарган хөкем карарындагы белән туры килүен язды.

Тәнәфес вакытында оппозиция вәкиле хөкем карарын чираттагы тапкыр сәяси басым дип атады.

Алексей Навальный 2013 елда "Кировлес" ширкәтендә финанс хәрәмләшүләрендә гаепләнеп биш елга шартлы рәвештә хөкем ителгән иде. Тикшерү мәгълүматларына караганда, алар 10 мең шакмак метр урман урлауда гаепләнә. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе ул хөкем карарын кире какты. 2016 елның ноябрендә Русия Югары мәхкәмәсе эшне яңадан карарга җибәрде.

Навальныйны тулысынча акламасалар, ул сайлауларда намзәт буларак 2033 елдан соң гына катнашу хокукына ия булачак.

XS
SM
MD
LG