Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының бәби тартмасында калдырылган кызны алырга 40лап гаилә теләк белдергән


Чаллыдагы бала тартмасы
Чаллыдагы бала тартмасы

Кама балалар медицина үзәгендәге бала тартмасында 27 гыйнварда калдырылган сабый сау-сәламәт, аңа Маша дип исем биргәннәр.  Хәзер кызга документлар әзерлиләр.

Чаллы шәһәренең балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына ("бэби-бокс") калдырылган беренче баланы асрамага алырга 40лап гаилә теләк белдергән дип яза "Челнинские известия" газеты.

Кыз сау-сәламәт, аңа Маша дип исем биргәннәр.

Чаллы мэриясенең тәрбиягә алу бүлеге җитәкчесе Роза Гернер сүзләренчә, хәзер кызга документлар әзерлиләр.

Чаллы шәһәренең балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына ("бэби-бокс") беренче баланы 27 гыйнварда калдырып киткәннәр иде.

Баш табиб урынбасары Наил Агишев Азатлыкка белдерүенчә, калдырылган сабый – кыз бала, аңа бер ай да юк, баланы калдырып киткән кеше бернинди язма да калдырмаган, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый, ул табиблар күзәтүендә.

Татарстандагы әлегә бердәнбер бәби тартмасы Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2015 елда ачылды. Бу вакытка кадәр анда бала калдыручы булмаган. Әлеге тартма ата-аналарга аноним рәвештә баланы калдырып китү мөмкинлеге бирә. Калдырып китүчегә юридик яктан иминлек гарантиясе бирелә.

XS
SM
MD
LG