Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Камский бекон" һәм Минзәлә районы җитәкчелеге дуңгыз комплексына каршы чыгучылар белән очрашты


Җыелышта катнашкан бер активист әйтүенчә, җитәкчелек халык фикере дә исәпкә алыначак, ләкин дуңгызчылык комплексы төзү турында карар кабул ителгән инде дип белдергән.

Минзәлә районы башкарма комитетында Коноваловка авылы янында "Камский бекон" ширкәтенең дуңгыз үрчетү комплексы төзүгә багышланган җыелыш узды.

Азатлыкка Минзәләдән Павел исемле активист әйтүенчә, җыелышка ферма тәзүгә каршы чыгучы 30лап кеше килгән. Җыелышны Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов алып барган. ​

"Камский бекон" ширкәте җитәкчесе Равил Сафиуллин дуңгызчылык фермасының уңай якларын сөйләгән. Ширкәт ягыннан экологлар чыгыш ясап, ферма чиста булачак, табигатькә зыян салынмаячак дип ышандырган.

Җыелышта җитәкчелек белдерүенчә, халык фикере дә исәпкә алыначак, ләкин дуңгызчылык комплексы төзү турында карар кабул ителгән инде.

Павел сүзләренчә, район депутатлары каршы чыгучыларны яклаган. Алар әлеге мәсьәләне референдумга чыгарырга тәкъдим иткән.

Шул ук көнне җитәкчелек Коноваловка авылына да барган. Биредә, авыл җирлеге башлыгыннан тыш, бөтен халык дуңгыз үрчетү фермасын төзүгә каршы булуын белдергән.

Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова исә Азатлыкка әлеге төзелеш ярдәмендә авылда юллар салыныр, мәктәпкә ремонт ясалыр иде дип өметләнүен белдергән иде.

Коноваловка авылы янында дуңгыз үрчетү комплексы төзелешенә каршы имза җыю башланды. Моннан ике ел элек Тукай районы Калмаш авылы халкы фикере искә алынып, төзелеш булмый калган иде.

XS
SM
MD
LG