Accessibility links

"Яблоко": "Дөнья диннәре мәдәнияте" фәнен мәктәп програмыннан алырга кирәк


Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне укытыла.

"Яблоко" фиркасе "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәнен мәктәп програмыннан алырга чакыра. "Эхо Москвы" хәбәр итүенчә, 10 февральдә фирканең бюро белдерүендә шулай ук дин тәгълиматы өлкәсендә фәнни дәрәҗә кертү карарын да һәм дәүләт югары уку йортларында теология факультетларын булдыруны да кире кагырга кирәклеге турында әйтелә.

2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә кертелгән "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне турында сүз күтәрелде. Билгеле булганча, шушы фән кысаларында тәкъдим ителгән алты юнәлштән – “Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак) модульләреннән Татарстанда дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылган иде, әмма кайбер тарафлар Татарстанда "Православ мәдәнияте нигезләре"н кертү өчен көрәш алып бара. Татарстанга яңа митрополит итеп Феофан билгеләнгәч бу хәрәкәт тагын да көчәйде.

XS
SM
MD
LG