Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердымөхәммәдов Төрекмәнстан президенты булып өченче тапкыр сайланды


Корбангулы Бердымөхәммәдов сайлау бүлгесендә
Корбангулы Бердымөхәммәдов сайлау бүлгесендә

Төрекмәнстанның үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, якшәмбе узган сайлауда Корбангулы Бердымөхәммәдов якынча 98 процент тавыш җыйган.

Корбангулы Бердымөхәммәдов Төрекмәнстан президенты өченче мөддәткә президент булып сайланды. Бердымөхәммәдовтан кала сайлауда тагын сигез намзәт катнашты.

Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, сайлау хокукы булганнарның 97 проценты тавыш биргән. Шул ук вакытта Азатлык радиосының Төрекмәнстан бүлеге якшәмбе сайлау бүлгеләрендә зур активлык күзәтелмәде дип хәбәр итте.

Сайлауда Европадагы иминлек вә хезмәттәшлек оешмасыннан алты халыкара күзәтүче эшләгән. Әлегә бу оешма сайлауны гадел узды дип тә, гадел булмады дип тә белдермәде.

Бердымөхәммәдов Төрекмәнстан президенты булып беренче тапкыр 2007 елда сайланган иде.

2016 елның сентябрендә конституциягә президентлык мөддәтен биш елдан җиде елга арттыру турында үзгәрешләр кертелде.

Төрекмәнстан табигый газ ятмалары күләме белән дөньяда дүртенче урында тора, Русиядән тыш газны Кытайга һәм Иранга сата. Ләкин шул ук вакытта, БМО мәгълүматларына караганда, халык Төрекмәнстанда фәкыйрьлектә яши. Хокук яклаучылар Бердымөхәммәдовны оппозицияне бастыруда һәм сүз иреге булмауда гаепли.

XS
SM
MD
LG