Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Human Rights Watch": Бәшәр Асад декабрьдә Хәлебтә агулы химик маддәләр кулланган


Хәлебтә яшәүче әлеге малай 2016 елның сентябрендә химик корал буларак хлор кулланудан зыян күргән диелә.
Хәлебтә яшәүче әлеге малай 2016 елның сентябрендә химик корал буларак хлор кулланудан зыян күргән диелә.

Оешма белдерүенчә, 2016 елның 17 декабреннән 31 декабренә кадәр Сүрия һава көчләре Хәлебнең торак районнарына кимендә сигез тапкыр хлор мичкәләре ташлаган. Нәтиҗәдә тугыз тыныч кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булган, 200ләп кеше яраланган.

Сүрия хөкүмәтенең кораллы көчләре Хәлеб өчен сугышның соңгы аенда оппозиция контролендәге районнарда агулы химик матдәләр кулланган дип белдерде сишәмбе "Human Rights Watch" халыкара хокук яклау оешмасы.

Шаһитләр белән сөйләшү, видеолар, фотолар һәм социаль челтәрләрдәге постларны анализлаудан күренүенчә, 2016 елның 17 декабреннән 31 декабренә кадәр Асадның һава көчләре торак районнарга ким дигәндә сигез тапкыр хлор ташлаган. Тугыз тыныч кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булган, тагын 200ләп кеше агуланган.

"БМО Иминлек шурасы Сүрия хакимияте тарафыннан да, башкалар тарафыннан да химик корал куллануны игътибарсыз калдырырга тиеш түгел" диелә "Human Rights Watch" белдерүендә.

Хакимият көчләре боралакларының оппозиция контролендәге районнарга хлор ташлау очраклары Сүриядә 2014 елның апреленнән бирле күзәтелә. Әлеге матдә көнкүреш әйләнешендә еш кулланыла, ләкин корал буларак агулы химик матдәләр куллану Химик корал тыю конвенциясе белән тыелган. Сүрия әлеге конвенциягә 2013 елның октябрендә кушылган иде.

"Human Rights Watch" Сүрия хакимияте тарафыннан 2013 елның августында зарин, "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем тарафыннан 2016 елның августында иприт куллануны да теркәгән.

XS
SM
MD
LG