Accessibility links

Минзәлә районында дуңгызчылык комплексы төзелеше туктатыла


Минзәлә районы башлыгы сүзләренчә, хәзер технологик мәсьәләләрне һәм халык фикерен исәпкә алып, комплексны башка урынга күчерү мәсьәләсе карала.

Пәнҗешәмбе Минзәлә районы хакимиятендәге иртәнге җыелышта район башлыгы Айдар Сәләхов "Камский бекон" дуңгызчылык комплексын төзү проекты тукталып торачак дип белдергән. Бу хакта "Минзәлә" газеты яза. Технологик мәсьәләләрне һәм халык фикерен исәпкә алып, комплексны башка урынга күчерү мәсьәләсе карала диелә.

Узган атнада Минзәлә районы башкарма комитетында Коноваловка авылы янында "Камский бекон" ширкәтенең дуңгыз үрчетү комплексы төзүгә багышланган җыелыш булган иде. Район җитәкчелеге дуңгыз фермасын төзү яклы, чөнки районга бу икътисади яктан файда китерәчәк.

Халык фикере исә капма-каршы. Фермадан килгән яман искә тончыгачакбыз, табигатькә зур зыян киләчәк диделәр. Коноваловка авылы янында дуңгыз үрчетү комплексы төзелешенә каршы имза җыю да башланган иде.

XS
SM
MD
LG