Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Үзәк банкы "Тимер банк"та тышкы идарә кертте


Идарә банкның банкротлыгын кисәтү максатыннан кертелгән дип белдерә.

Русиянең Үзәк банкы "Тимер банк"та вакытлыча идарә кертте. Идарә итүче итеп Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы билгеләнгән.

Вакытлы идарә чорында устав капиталында катнашучы хиссә тотучыларның һәм банкның үз идарәчеләренең вәкаләтләре туктатылган. Вакытлы идарәнең төп мәсьәләсе - "Титмер банк"ның финанс хәлен тикшерү, дип белдерә Үзәк банк.

Дүшәмбе Үзәк банк "Пересвет" һәм "Советский" банкларында да Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгын тышкы идарәче итеп билгеләде.

"Тимер банк" "Татфнондбанк" белән бер төркемгә керә. Банк сайтындагы мәгълүматка караганда, "Тимер банк" хиссәләрен тотучы булып "Яңа нефтехимия" җәмгыяте тора.

XS
SM
MD
LG