Казанның Тинчурин паркында оештырылган пикетка чыгучылар "Президент Миңнеханов! Таләп итәбез: "Татарстан-24" каналында 70 процент хәбәр татар телендә булырга тиеш", "Президент Путин! Министр связи Никифоров! Требуем предоставить радиочастоты для татарских радиостанции "Салават", "Тартип", "Радио Курай" дигән һәм башка шигарьләр күтәреп тордылар.
ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Русиядә милләтләрне, телләрне, халыкларны ачыктан-ачык бетерү сәясәте бара.
"Хәзер дөньяда үз милләте, үз халкы өчен телен, динен, рухын саклап калу өчен көрәш бара. Демократик илләрдә бу хәлләрне таныйлар.
Шуның өчен 21 февральне БМО халыкара туган тел көне дип игълан иткән. Ләкин Русиядә, аеруча Татарстанда бу көн гомумән юк шикелле. Аңа бернинди игътибар юк. Чөнки Русия империясендә хәзерге заманда милләтләрне, телләрне, халыкларны ачыктан-ачык бетерү сәясәте бара. Татар халкының да бөтен халыклар шикелле яшәү хокукы бар. Барлык халыклар да табигать биргән бәйсез булырга тиеш. Халыкларның үз телен үзе хөрмәт итеп үзенчә яшәргә хокукы бар", дип белдерде.
Гыйнвар азагында Русия президенты Владимир Путин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия элемтә министры Николай Никифоровка Татарстанда татар телле радиоларга FM ешлыклар бирүне сорап һәм февраль башында "Татарстан-24" телеканалына татар теле кертүне таләп итеп Сhange.org сәхифәсендә имза җыюлар башланды.