Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:21

Федераль имин хезмәте (ФСБ) Уфада төбәк халкын террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итү, "сугышчан ислам пропагандасы" тарату, Башкортстанның мөселман җәмәгатьчелеген бүлгәләү белән шөгыльләнгән җиде кешене тотуын белдерде.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Уфа бүлеге әгъзалары булуда шикләнелгән җиде кеше тоткарланган дип яза "Интерфакс-Поволжье" Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе белдерүенә таянып.

ФСБ белдерүенчә, әлеге "Хизб ут-Тәхрир" әгъзалары исламда булмаган хөкүмәтне юк итүне һәм Башкортстан җирлеге дә кергән "ислам хәлифәте" булдыруны үзләренең төп максаты итеп куйган.

Тоткарланучыларга карата җинаять эше ачылган, аларга террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуга бәйле гаепләү белдерелгән.

XS
SM
MD
LG