Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 15:13

Башкортстанның Чишмә районы башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп 60тан артык кеше республика хөкүмәте йорты каршында ачлык игълан итәргә җыенуларын белдерде.

Башкортстанның Чишмә районыннан 60лап кеше март аенда республика хөкүмәте бинасы каршында ачлык игълан итмәкче. Бу хактагы мөрәҗәгатьне алар Башкортстан хөкүмәтенә һәм Русия президенты идарәсенә җибәргән.

Мөрәҗәгатьтә әйтелүенчә, чараның максаты Башкортстан башлыгы, республика хөкүмәте, Башкортстан прокуратурасы һәм Корылтай депутатларының берни дә кылмауларына каршылык белдерү.

"Чишмә районы башлыгын вазифасыннан алу турында Башкортстанның бөтен инстанцияләренә яздык, халык җыеннары, митинглар, пикетлар уздырдык", диелә мөрәҗәгатьтә.

Район башлыгы 12 ел эшләү дәверендә районда бөтен күмәк хуҗалыклар ясалма рәвештә юкка чыгарылды, пай җирләре канунсыз тартып алынды, муниципаль җирләр башлыкның якыннарына канунсыз тапшырыла, дип зарлана Чишмә ризасызлык белдерүчеләр.

Алар шулай ук районда кирпеч җитештерү корылмасының, тегү фабрикасының, терлекчелек комплексының, берничә авылда медицина ярдәме үзәкләренең, күп мәктәпләрнең ябылуын, юллар булмауны да билгеләп уза.

Инициатив төркем вәкиле Зөлфия Ибраһимова сүзләренчә, чишмәләр 25 мартта ачлык игълан итә башларга җыеналар. Алар хөкүмәт йорты каршында чатырларда яшәргә планлаштыра.

Башкортстан хөкүмәте идарәсендә ачлык игълан итү турындагы гаризны кабул итүне раслаганнар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG