Accessibility links

Клаустрофобиядән интегүче Сәфәргалинең адвокаты аны йорт сагына чыгаруны сорый


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

"Алтын Урда" хәрәкәте башлыгы Данис Сәфәргалинең адвокаты Ирина Гонцова Татарстан Югары мәхкәмәсенә клаустрофобиядән интегүче тоткынны йорт сагына чыгаруны сорап мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатендә Гонцова Сәфәргали клаустрофобиядән интегә, әлеге факт тикшерү изоляторында эшләүче медицина хезмәткәре тарафыннан расланган дип белдерә.

"Сәфәргалине тикшерү изоляторыннан ябык машинада алып чыгарга ярамый. Ләкин бу тәкъдим үтәлми, тоткынны ябык автомобильдә йөртәләр. Нәтиҗәдә аның сәламәтлеге начарая һәм ул мәхкәмә утырышында катнаша алмый," диелгән шикаятьтә.

1 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә барганда Данис Сәфәргали аңын югалткан иде. Медицина хезмәткәрләре ярдәменнән соң ул утырышта катнаша алды, ләкин тәнәфес игълан ителде. Адвокатның Сәфәралине йорт сагына чыгару турындагы мөрәҗәгатен хөкемдар канәгатьләндермәде.

Гонцова шулай ук 21 февральдә Сәфәргалинең, сәламәтлеге начараю сәбәпле, утырышка килә алмавы турында белдерде.

Алты бала атасы Данис Сәфәргали инде биш айлап тикшерү изоляторында тотыла. Башта аны узган елның апрелендә булган тарткалашу вакытында кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу, хулиганлык һәм үзара бәрелешүләрдә кул күтәрүдә гаепләделәр. Соңрак тикшерүчеләр аны "ВКонтакте"дагы 15 язма өчен 282нче маддә нигезендә "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләп җинаять эше ачтылар.

XS
SM
MD
LG