Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Бергә булганда без тагын да көчлерәк"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русиядәге татар авыллары эшмәкәләре җыенында чыгыш ясап, аларның татар милләтен, динне саклауга зур өлеш кертүен әйтте.

Бүген Казанда VI Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Аның эшендә катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия күләмендәге татар авыллары эшмәкәрләренең күбесенең Татарстанга үрнәк булуын әйтте.

"Бүген монда Кытайдан, Казакъстаннан кунаклар бар. Сезне күрүгә шат. Татарстанны якын җирегез итеп күргәнегез өчен бик зур рәхмәт.

Бүген барыбызны телебез, милләтебез, гореф-гадәтләребезне ничек саклау мәсьәләсе борчый. Әлбәттә, безнең нигез - авыл җирлеге. Авылыбыз бетсә телебезне, гореф-гадәтләрне, динебез, саклау авыр булачак. Без моны яхшы аңлыйбыз һәм төрле програмнар булдырабыз", диде ул.

Татарстан президенты әлеге програмнар белән таныштырып китте һәм халыкка эш булдыру кирәклеген сөйләде.

Миңнеханов Русия күләмендәге татар авыл эшмәкәләренең күбесенең эшне оештыруда, яшәүдә Татарстанга үрнәк булуын һәм аларга барып яшәүне өйрәнергә кирәклеген әйтте.

"Мәчетләрне, мәктәпләрне, мәдәният йортларына ярдәм күрсәтәсез. Сез җитештергән продукция сыйфатлы һәм кирәк. Моны бүгенге күргәзмәдә күрдек.

Бергә булырга, тәҗрибәләр белән уртаклашырга кирәк. Сез телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш кертәсез. Без моны тоябыз.

Бергә булырга кирәк. Бергә булсак бу авырлыкларыбызны да җиңәчәкбез. Без Русия күләмендә икенче халык һәм тырыш халык. Үзебезнең татар дигән исемне сакларга бөтен мөмкинлекләребез бар. Бергә булганда без тагын да көчлерәк", диде Миңнеханов.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, пленар утырышны ачып җибәргәндә, форумда Русиянең 41 төбәгенең татар авылларыннан 748 вәкил катнашуын әйтте.

XS
SM
MD
LG